Шəhри Чаллы

Бүгеннән җәяүлене үткәрмәгән өчен штраф күләме артты

Бүген, 10 ноябрьдә, Россия җәяүлеләргә юл бирмәгән дәмашина йөртүчеләргә карата җәзаны катгыйландыра торган административ кодекс маддәсе гамәлгә керә. Элек булган 1500 сум урынына, санкция хәзер 1500 дән 2500 сумга кадәр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә "Известия".

Машина йөртүче өстенлеккә ия җәяүлене яки велосипедчыны үткәрмәсә, штрафка тартылачак. iz.ru порталы хәбәр иткәнчә, узган атнада Россиядә боҗралы урам киселешләрен үтүне үзгәрткән яңартылган юл хәрәкәте кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер тиешле юл билгеләре булганда, боҗрага кергән машина йөртүчеләр боҗра буенча хәрәкәт итүчеләргә юл бирергә тиешле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: