Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Битарафлык – фаҗига чыганагы

Тормышыбыз көнкүреш техникасы үсеше ягыннан көннән-көн алга бара. Газ, электрсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый хәзер. Ләкин энергия җиһазларын файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк. Төзек булмаган приборларны куллану, күршеләрнең саксызлыгы фаҗигагә китерергә мөмкин. Россиянең төрле шәһәрләрендә газ баллоны шартлап, күпме кеше зыян күрде. Шәһәрдә йортлар арта барган саен,...

Тормышыбыз көнкүреш техникасы үсеше ягыннан көннән-көн алга бара. Газ, электрсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый хәзер. Ләкин энергия җиһазларын файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк. Төзек булмаган приборларны куллану, күршеләрнең саксызлыгы фаҗигагә китерергә мөмкин. Россиянең төрле шәһәрләрендә газ баллоны шартлап, күпме кеше зыян күрде.

Шәһәрдә йортлар арта барган саен, халыктан газ белән бәйле шикаятьләр дә арта. Мәсәлән, узган елда "Чаллыгаз" предприятиесенә 5 мең гариза кергән. Белгечләр фикеренчә, борчылырга җитди сәбәпләр юк. Ләкин кайсы гына торак йортны алма, ул газ шартлаудан тулысынча сакланган дип әйтеп булмый. "Газ исе килсә, плитә янындагы кранны ябарга, бинаны җилләтергә, ут кабызмаска, электр приборларыннан файдаланмаска", - ди предприятиенең авария-диспетчерлык хезмәте башлыгы Резеда Сабирова. - Вакыт узган саен, материаллар искерә, җайланмалар ватыла. Ә сафтан чыккан детальләрне фатир хуҗалары үз хисапларына сатып алырга тиеш. Болар килешүдә язылган. Шәһәрдәшләр кирәкле запас частьне алалар да, безнең белгечләрне чакырталар".

Шунысы куандыра, күпләр куркынычсызлык чараларын вакытында күрә. Ләкин исерткеч эчемлекләрдән башка яши алмаучы гаиләләрдә эшләми торган плитәләр, краннар гадәти күренеш. Мондый күршеләре булганнар газ шартлаудан куркып яшәргә мәҗбүр. Хәзер "Чаллыгаз" предприятиесе хезмәткәрләре эчкечеләр яши торган фатирларга газ бирүне туктата. Мәсәлән, узган ел бурычлары күп булган 126 фатир газсыз калган. Андыйлар электр приборларын куллана башлыйлар. Электр утны күп "ашый". Шунлыктан, кайбер "акыллы башлар" фатирга газ баллоны куялар икән. Юкса, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларны торак йортларда, фатирларда бөтенләй сакларга ярамаганлыгын искәртә.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларның барысын да күзәтеп бетереп булмый. Мәсәлән, ЗЯБ бистәсендә газ баллоныннан файдалану буенча берничә очрак теркәлгән. "Йортлар буенча җаваплылар, шәһәрдәшләр ярдәме белән без аларга карата тиешле чараларны күрдек. Подъездда берәр фатирга баллонлы газ күтәреп керүчене күрсәгез, шунда ук "104" телефонына шалтыратыгыз. Без полиция хезмәткәрләре белән андый фатирларга барабыз, идарә итү компанияләре газ баллоннарын алып китә", - ди Резеда ханым.

Кимчелекләрне ачыклау максатыннан, газ җиһазларының төзеклеге ел саен тикшерелә. "Чаллыгаз" хезмәткәрләре шәһәрдәге барлык фатирларны йөреп чыгалар. Кирәк булса, плитәне, кранны алмаштырырга кушалар. Белгечләр сүзенә битараф калырга ярамый. Битарафлыкның фаҗигаләргә китерәсен истән чыгармасак иде.

Зөлфия ГАЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев