Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Боз сарае "Камаз" исемен йөртәчәк. Буталчыклар килеп чыкмасмы?

Объект автогигант төсендә, ак, зәңгәр төсләр гаммасында эшләнгән.

Шәһәребездә төзелә торган яңа шугалак “КАМАЗ” дип аталачак. Ул Җиңүгә 40 ел урамында төзелә. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев әйтүенчә, аны август ахырында файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

– “КАМАЗ” исеме бирү – шәһәр халкына, автогигант хезмәткәрләренә хөрмәт билгесе. Тарихта шәхесләрнең ролен бер кем дә инкарь итми. Әмма завод һәм шәһәр уңышы тарихын беренче чиратта автогигант хезмәткәрләре ясый. Бу бик гадел карар, - диде хаким.

Объект автогигант төсендә, ак, зәңгәр төсләр гаммасында эшләнгән.

“КАМАЗ” исеме тирәсендә буталчыклар килеп чыкмасмы дигән сорауга ул: “Яхшы әйбер күп булмый ул. “КАМАЗ” –ул яхшы. Аның эшчәнлегендә кыенлыклар булган очракта да: “Мин Россия Федерациясендәге теләсә нинди шәһәр үзендә шундый автомобиль заводы булуы белән горурланыр иде дип әйттем, әйтәм һәм әйтәчәкмен. “КАМАЗ” төзелеше өчен Россиянең күп субъектлары, күп шәһәрләре көрәште. Әмма дуслык җиңде, ул ТАССРда төзелде. Һәр предприятиедә авырлыклар була. Коронавирус аркасында нефтьчеләр дә авырлыкка дучар ителде. Тик тулаем алганда “КАМАЗ” тарихы – ул уңыш тарихы. Бу исем - меңләгән кеше эшли торган коллективка, ветераннарга хөрмәт билге. “КАМАЗ” бу спорт объектына ярдәм йөзеннән тиешле бәя бирер дип уйлыйм. Төзү генә түгел, аның эшчәнлеген алып баруны да тәэмин итәргә дә кирәк.

Биредә балалар спорт мәктәбе эшли башлаячак. Анда балалар фигуралы шуу һәм хоккей белән шөгыльләнәчәкләр. Яңа уку елыннан биредә сезон башланыр дип көтелә.

“Гренада” паркындагы футбол манежы “Победа” дип аталачак. Яңа спорт объектларының исемнәрен шәһәр хакиме Наил Мәһдиев хәбәр итте. 52 нче бистәдәге ясалма бозлы ябык түбәле шугалакның әзерлеге 75% тәшкил итә, футбол манежы 91%ка әзер.

“Футбол манежы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Җиңү – футболчылар һәм илебез халкы өчен мөһим”, – диде Наил Мәһдиев.

Шәһәрдә ябык футбол кырлары җитми. “Гомумән алганда Чаллы – футбол шәһәре. Татарстанда футбол тарихы “Рубин”нан түгел, “КАМАЗ” футбол клубыннан башлана. Аны финанслауны туктану мин гаделсезлек дип саныйм. Минемчә, шәһәр җитештерү белән генә түгел, тулы канлы социаль-мәдәни тормыш белән яшәргә тиеш. Безгә спорт та, шул исәптән футбол да кирәк”, - диде ул. Бүгенге көндә Чаллы футбол клубына республика ел саен 100 миллион сум акча бүлеп бирә.

Шәһәрдә шулай ук, дәүләт-хосусый партнерлык буенча спорт-сәламәтләндерү комплексы да төзелә. “Спорт - тормыш нормасы” илкүләм проекты буенча, федераль бюджеттан 29 млн сум акча бүлеп бирелгән.

 

Зөлфия Галим

Фото nabchelny.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация