Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

­­Бы­ел бал бу­лыр­мы?

Рес­пуб­ли­ка­быз­да ка­бат­тан бал корт­ла­ры­ның күп­ләп үлүе ха­кын­да төр­ле як­лап  бор­чу­лы хә­бәр­ләр ише­те­лә баш­ла­ды. Өс­тә­ве­нә, җәй ба­шын­нан ур­наш­кан ко­ры һа­ва то­ры­шы да бо­лай да кай­нар учак­ка ял­кын­лы ут өс­тәп то­ра. Шун­лык­тан ха­лык ара­сын­да да: “Бы­ел бал бул­мас ин­де, бул­са да ал­тын бә­я­се­нә тиң са­тар­лар”, - ди­гән шөб­һә­ле имеш-ми­меш­ләр йө­ри баш­ла­ды. Умар­та­чы­лык тар­ма­гын­да хәл­ләр, хак­тан да, шу­лай кат­лау­лы­мы соң? Шик-шөб­һә­ләр урын­лы­мы? Әле­ге со­рау­лар­га җа­вап эз­ләп без, күр­ше­лә­ре­без, Чал­лы хал­кын авыл-ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се бе­лән тә­э­мин итеп то­ру­чы Ту­кай ра­йо­ны­на юл тот­тык. Тө­гәл­рәк әйт­сәк, үзе­нең үр­нәк эш алым­на­ры бе­лән бар рес­пуб­ли­ка­быз­га дан­лык­лы “Ги­гант” ху­җа­лы­гы­на.

Әйе, би­ре­дә ит, сөт җи­теш­те­рү­гә, тер­лек азы­гы әзер­лә­ү­гә,  бөр­тек­ле  куль­ту­ра­лар  үс­те­рү­гә ге­нә тү­гел, ә умар­та­чы­лык­ка да ти­еш­ле игъ­ти­бар би­рә­ләр. Юк­са, Баш­корт­стан­ның Бо­рай ра­йо­нын­нан ук та­ныл­ган умар­та­чы­лар­ны ча­кыр­тып, бал әзер­ләү эше­нә җә­леп ит­мәс­ләр иде. Уң­ган корт­ла­рын­нан бер ге­нә ка­лыш­мау­чы Риф һәм Гөл­фи­нә Зи­алт­ди­но­ва­лар үз­лә­ре дә сө­е­неп туя ал­мый­лар. Ки­лү бе­лән то­рак­лы да ит­кән­нәр, нә­сел­дән-нә­сел­гә кү­чеп ки­лү­че ярат­кан шө­гыль­лә­рен дә дә­вам итә­ләр.

“Җәй ко­ры кил­сә дә әле­гә зар­лан­мый­быз. Ин­де ме­нә шу­шы көн­нәр­дә ге­нә  бал да аер­та баш­ла­дык. Иң элек, корт­лар бал бе­лән ту­тыр­ган кә­рәз­ле рам­нар­ны, умар­та са­выт­ла­рын­нан ала­быз. Ан­нан соң аны бал­ку­гыч­ка (ме­до­гон­ка) ур­наш­ты­ра­быз. Ан­да әзер бал бар­лык­ка ки­лә һәм ан­нан са­выт­лар­га агы­зы­ла. Шө­кер, сый­фа­ты бу­ен­ча ул бик ях­шы, өл­гер­гән. Ал­га та­ба да шу­лай дә­вам ит­сә бер умар­та­дан, якын­ча, 40 кг ка­дәр тат­лы ри­зык алыр­га исәп то­та­быз. Иң мө­һи­ме корт­лар­дан ка­лыш­мый, җиң сыз­га­нып эш­ләр­гә дә, эш­ләр­гә ”, - ди ир­ле-ха­тын­лы Зи­алт­ди­нов­лар.

Нәр­сә дә нәр­сә, ә умар­та­чы­лык эшен ин­де алар, үз­лә­ре­нең биш бар­ма­гы ке­бек ях­шы бе­лә­ләр. Юга­ры­да тел­гә ал­ган­ча, Риф абый­лар нә­се­лен­дә әле­ге мак­тау­лы һө­нәр бу­ын­нан-бу­ын­га ка­дер­ле бер яд­кәр ке­бек кү­чеп ки­лә. Ку­лак бу­ла­рак бар мөл­кәт­лә­ре, шул исәп­тән, умар­та­ла­ры тар­тып алын­ган чак­та да  алар әле­ге шө­гыль­лә­ре­нә хы­я­нәть ит­ми. Ки­ре­сен­чә, ба­ба­ла­ры авыл­да бе­рен­че бу­лып кол­хоз­га ке­реп, 5 умар­та бул­ды­ра һәм авыл хал­кын бал бе­лән тә­э­мин итә баш­лый. Ан­на­ры ин­де әле­ге шө­гыль­не әти­лә­ре дә үз итә. Ул исә үз чи­ра­тын­да улын өй­рә­тә.

“Бил­ге­ле, бү­ген­ге көн­дә ин­де 5 ке­нә умар­та бе­лән чик­лә­неп бул­мый. Без би­ре­дә 100 гә якын күч­не ка­рап, тәр­би­я­ләп то­ра­быз. Ни­гез­дә, ур­та рус то­кым­лы корт­лар­ны үр­че­тү­не ку­лай кү­рә­без. Чөн­ки без­нең җир­лек­тә нәкъ ме­нә алар­ны ас­рау отыш­лы”, - ди  Риф абый.  Умар­та­чы сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, әле­ге  корт­лар сал­кын­га да чы­дам, төр­ле һа­ва то­ры­шын да  уңай ка­бул итә­ләр, кыш­ны да ях­шы уз­ды­ра­лар, авы­ру­лар­га да бик би­реш­ми­ләр икән. Өс­тә­ве­нә бал­ны да күб­рәк җы­я­лар. 

Сер тү­гел, уз­ган ел якын-ти­рә җир­лек­ләр­дә агу­лау эш­лә­рен­дә хи­лаф­лык­лар бу­лу сә­бәп­ле би­ре­дә корт­лар­ның яр­ты­сын ди­яр­лек югалт­кан­нар. Шө­кер, бы­ел әле­гә ан­дый кү­ңел­сез­лек­ләр­гә юлык­ма­ган­нар. Мон­да, бил­ге­ле, ху­җа­лык­ның алыш­тыр­гы­сыз җи­тәкч­се­се, ТР ат­ка­зан­ган авыл ху­җа­лы­гы хез­мәт­кә­ре Риф Има­мов­ның да өле­ше зур. Бы­ел алар, бал корт­ла­ры­на зы­ян сал­мау ни­я­тен­нән, бө­тен­ләй үк рапс куль­ту­ра­сын­нан баш тар­тыр­га бул­ган­нар. Рес­пуб­ли­ка­быз умар­та­чы­ла­ры, ра­йон җир­лек­лә­рен­дә корт­лар­ның күп­ләп һә­лак бу­лу­ын, нәкъ ме­нә әле­ге үлән­не  пес­ти­цид­лар бе­лән эш­кәр­тү­дән кү­рә.

“Без, әл­бәт­тә, баш­ка ху­җа­лык­лар­ның эше­нә  ка­ты­ша ал­мый­быз. Тик шу­ны­сы мәгъ­лүм, пес­ти­цид­лар һәм гер­би­цид­лар бе­лән эш­лә­гән оч­рак­та да, мах­сус ка­гый­дә­ләр­не үтә­сәң, корт­лар­ны сак­лап ка­лыр­га мөм­кин. Ягъ­ни, ба­су-кыр­лар­ны эш­кәр­тү ха­кын­да ике көн ка­ла умар­та­чы­лар­га хә­бәр ит­кән­дә һәм дә ин­де әле­ге эш­ләр­не кич­ке як­та, корт­лар оч­ма­ган­да баш­кар­ган­да, югал­ту­лар­га юлык­мас­ка бу­ла. Мо­ны җа­вап­лы бел­геч­ләр исен­дә тот­сын иде. Чөн­ки умар­та­чы­лык ул хал­кы­быз­ның асыл бер шө­гы­ле, аның та­мы­рын ко­ры­тыр­га яра­мый”, - ди Риф Хә­ни­фо­вич.

Шө­кер, бу юнә­леш­тә ин­де уңай үз­гә­реш­ләр дә кү­зә­те­лә. Ми­сал өчен, хә­зер һәр ра­йон­да рәс­ми ват­сап төр­кем­нә­ре бул­ды­рыл­ган. Ан­да Рос­сель­хоз­над­зор, ве­те­ри­на­рия стан­ци­я­се, рес­пуб­ли­ка умар­та­чы­лар җәм­гы­я­те вә­кил­лә­ре,  аг­ро­ном­нар һәм шул ра­йон­ның умар­та­чы­ла­ры тер­кәл­гән. Алар­га ба­су­лар­ны хи­ми­кат­лар бе­лән эш­кәр­тү ту­рын­да ал­дан ук хә­бәр­ләр ки­леп то­ра­чак. Рес­пуб­ли­ка­быз­ның ак­ва­куль­ту­ра һәм умар­та­чы­лык ида­рә­се җи­тәк­че­ле­ге “Та­тар­стан ба­лы” брен­дын бул­ды­ру өчен янып йөр­гән көн­нәр­дә, бу үз­гә­реш­ләр ае­ру­ча урын­лы дип әй­тә­се ки­лә.  Юк­са, чит-як җир­ләр­дән кер­тел­гән сый­фат­сыз бал са­ту­чы­лар их­ты­я­ры­на ка­лу­ы­быз бар.

“Яше­рен-ба­ты­рын тү­гел, хә­зер Крас­но­дар як­ла­рын­нан көн­ба­гыш ба­лын та­шый­лар. Аның бер кг ни­ба­ры 60 сум. Өч литр­лы бан­ка бә­я­се 300-400 сум­га чы­га. Кы­тай­да җи­теш­те­рел­гән ясал­ма бал да шак­тый. Яр­мин­кә­ләр­дә алар­ның ба­ры­сын да төр­ле ма­тур исем­нәр ас­тын­да, арт­ты­рып бер мең сум­нан са­та­лар, ке­ше шу­ны кы­зы­гып  ала. Ан­дый бал­ның фай­да­сы күп­ме­дер, аны­сы ин­де на­мус­сыз са­ту­чы үзе ге­нә бе­лә­дер. Ә ях­шы бал ул бер­ни­чек тә ар­зан бу­ла ал­мый”, - ди умар­та­чы­лар. 

Ин­де бә­я­ләр ту­рын­да сүз кит­кәч, алар­га тө­гәл­рәк тук­та­лып кит­сәк тә урын­лы бу­лыр. Бы­ел бел­геч­ләр, ми­сал өчен, 3 литр­лы бал­ны 1500-1600 сум ти­рә­се бу­лыр дип фа­раз­лый. Бу исә уз­ган ел­гы бә­я­ләр­дән ба­ры 10 про­цент­ка гы­на ар­тык ди­гән сүз. Ди­мәк, бал­га бәя ар­тыр, һәм юга­ры­да языл­ган­нар­га нә­ти­җә ясап әйт­сәк, аңа кыт­лык бу­лыр дип, ар­тык бор­чы­лыр урын юк.

Ил­шат Сол­та­нов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация