Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмең белән, Татарстаным!

1990 елның 30 августында республиканың Югары Советы Татарстанның суверенлыгы турында Декларация кабул итте. Ул 1992 елның мартында референдум белән расланды. Һәм инде шуннан бирле җирлегебез Татарстан Республикасы исемен йөртә. Татар халкы бу документка зур өметләр баглады. Нәтиҗәләр озак көттермәде, Татарстанның Президенты сайланды, тугра, флаг, гимн, Конституция һәм телләр турында канун...

1990 елның 30 августында республиканың Югары Советы Татарстанның суверенлыгы турында Декларация кабул итте. Ул 1992 елның мартында референдум белән расланды. Һәм инде шуннан бирле җирлегебез Татарстан Республикасы исемен йөртә.

Татар халкы бу документка зур өметләр баглады. Нәтиҗәләр озак көттермәде, Татарстанның Президенты сайланды, тугра, флаг, гимн, Конституция һәм телләр турында канун расланды.

Шөкер, республикабыз инде дистә еллар тотрыклы үсеш юлыннан атлый. Татарстанда бик көчле нефть, химия, автомобиль, төзелеш индустриясе бар. Машина төзелеше дә алга киткән. Атаклы "КАМАЗ"лар да Татарстанда - Чаллыда чыга. Түбән Камадагы шин заводы һәм химия комбинаты да безнең горурлыгыбыз булып тора. Алабуга автомобиль заводының да киләчәге ышанычлы. Энергетика, авыл хуҗалыгы өлкәләре дә алгы сафларда атлый. Бу уңышларыбыз республикабыздагы төрле милләт вәкилләреннән торган 4 миллионнан артык халыкның дус һәм тату гомер кичерүе нәтиҗәсе дә.

Республиканың иң яхшы 100 мәктәбе исемлегендә Чаллының дүрт мәктәбе беренче унлыкка кергән. "Золотая горка" исемлектә - дүртенче, 76нчы гимназия - алтынчы, Пушкин исемендәге 78нче лицей - сигезенче, 77нче гимназия унынчы урында. 26нчы, 57нче гимназияләр исемлектә - унберенче, уникенче, 79нчы лицей рейтингның 32нче баскычында.

Чаллының балалар һәм яшьләр иҗат сарае "Школа после уроков" республика конкурсында икенче ел рәттән җиңеп, техник иҗатны үстерү өчен 600 мең сум грант отты. Үткән ел бу акчага картинглар алганнар иде. Быелгысы робот техникасы түгәрәген үстерүгә тотылачак.

1 сентябрьдән башлап, шәһәрнең юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары иртәнге 8дән 9га кадәр җәяүлеләр юлында кизү торалар. Алар укучыларның юл аша тиешле урыннан чыгуын, ә машина йөртүчеләрнең аларны үткәрүләрен күзәтәчәкләр. Юл кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.

Тиздән шәһәребезгә танылган бизнес-тренер Радмило Лукич килә. Ул "Яр Чаллы - Россиянең бизнес үзәге" проекты кысаларында эксклюзив бизнес-тренинг үткәрергә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев