Бәйрәмнәр хәвеф-хәтәрсез үтсен!
Яңа ел бәйрәмнәре җитеп килә. Янгын сүндерүчеләрнең эшләре бу көннәрне аеруча киеренке: нәкъ менә Яңа ел вакытында янгын чыгу куркынычы арта. Моның беренчел сәбәбе - ут белән сак эш итмәү. Ә бу исә турыдан-туры шартлаткыч, салютларга - "утлы уенчыклар"га бәйле. "Янгын сүндерү хезмәтенең 15нче отряды" җитәкчесе Рөстәм Юмагулов сүзләренә караганда,...
Яңа ел бәйрәмнәре җитеп килә. Янгын сүндерүчеләрнең эшләре бу көннәрне аеруча киеренке: нәкъ менә Яңа ел вакытында янгын чыгу куркынычы арта. Моның беренчел сәбәбе - ут белән сак эш итмәү. Ә бу исә турыдан-туры шартлаткыч, салютларга - "утлы уенчыклар"га бәйле.
"Янгын сүндерү хезмәтенең 15нче отряды" җитәкчесе Рөстәм Юмагулов сүзләренә караганда, узган елның декабреннән алып 1 гыйнварга кадәр вакыт аралыгында Чаллы шәһәрендә барлыгы 40 янгын чыккан. Бер кеше вафат булган. 4 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Быел менә янә шул чорга кереп киләбез. Яңа ел алдыннан кибет киштәләрендә шартлаткыч, салютлар ишәя. Базар, Хокук сакчылары, гадәттән тыш хезмәте вәкилләре, янгын куркынычсызлыгы хезмәте кибетләрдәге янгын куркынычсызлык чаралары үтәләме - шуны тикшерә. Ниләр үтәлергә тиеш соң? Иң төп кагыйдә ике - янгын сүндерү хезмәткәрләрен чакырту өчен махсус төймәнең булуы зарур, янгын чыга калса сүндерү чаралары белән җиһазланган булуы шарт. Кагыйдә бозылса, штраф күләме 6 мең сумнан алып.
Бүген шартлаткычлар, "утлы уенчыклар" базарда да тулып ята. Ачык һавада сатыла торган уенчыклар аеруча куркыныч дип искәртә белгечләр. Чөнки сыйфатына зыян килергә, юешләнергә һәм башка җитешсезлекләре булырга мөмкин. Вакытыннан алдан шартлап, балаларның, яшүсмерләрнең кулларын, бармакларын имгәткән очраклар әз түгел.
"Утлы уенчыклар"ны кайда сатарга ярамый соң?
Менә исемлек: торак йортларда урнашкан сәүдә нокталарында, вокзалларда, җир асты кичүләрендә, җәмәгать транспортларында.
Шулай ук "утлы уенчыклар" сату өчен аерым бер кагыйдәләрне саклау зарур. 16 яше тулмаганнарга сату бөтенләй тыела. Куллану инструкциясе булырга тиеш, куллану вакыты чыкмаганмы, бозылмаганмы, юешләнмәгәнме - шуны карагыз. Сату сертификаты булмаган килеш шартлаткычлар, салютлар ату шулай ук тыела.
"Утлы уенчыкларның" төрләре берничә: петарда, әйләнә торган фейерверклар, фонтаннар, бер тапкыр арттырыла торган салютлар, шарлар фестивале, салютлар батареясе һәм башкалар. Бәяләре дә төрлечә. Шундый "утлы уенчыклар" сату белән махсуслашкан кибеткә шалтыратып белештек. Гади шартлаткычларның бәясе (тартмасы) 50 сум тирәсе. Исемнәре утлы сугыш коралларын хәтерләтә: "Зур Билли Бумс", "Шартлату империясе", "Корсар", "Лимонка с чекой" (граната монысы), "Поцелуй смерти", " Черная метка" - болар барысы "шарт-шорт" атамалары.
Ракеталар - "Тристар", "Блеск", "Звездочет", "Диск", "Метеор", "Олимп", "Пугач", "Ястреб" һәм башкалар. Болары берсе-берсе 40 сумнан башлап 500 сумга кадәр. Салютларга килгәндә - батареясе белән аласың икән, хакы 53 мең тәңкәгә кадәр җитүчеләр дә бар. Соңгысын алганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Анды салютлар теләсәкемгә сатылмый, моның буенча махсус осталык булырга тиеш. Тик бүген бездә өч кешенең берсе белгеч. Кибетләрдә берни сорап тормыйлар, акчаңны түләсәң 500 сумлыгын да, 50 меңлеген дә тоттырып чыгаралар.
Әле декабрь уртасына гына җитеп киләбез, шәһәр генә түгел, авыл урамнарын инде "утка тота" башладылар. Нәкъ менә утка тоталар: караңгы төшә башлауга - сугыш кырында йөргән кебек, шарт та шорт, әле аскы урамда тавыш, әле өскесендә "дары мичкәсе" ялтырый. Вакыты шундыйрак - вак-төяк шартлаткычлар көн кадагында.
Мескен әбиләр чираттагы "шартлау" дан соң йөрәкләрен тотып сискәнеп куялар. Бабайлар сүз әйтми үзе, ир-атлар да моңа тыныч карый. Берәр шугы, кызык эзләп, аяк астына ук тотып атып шартлатмаса инде, әлбәттә. Андый очракларга да мисаллар җитәрлек.
Ә калган "утлы уенчыклар" га Яңа елга якын кич вә төннәрдә генә күчәрбез инде. Кызыгы шунда бит - бәйрәм рухы.
Шулай да һәр кешенең моңа карашы төрле. Өлкәннәрнекен, әби-араларныкын без инде беләбез. Алар моңа каршы. Шуңа да без асылда яшьләр, урта яшьләр арасында сораштыру уздырырга булдык.
Язилә Хәкимуллина, 23 яшь, салым идарәсе хезмәткәре:
- Салютларына да, фейерверкларга да мөнәсәбәтем яхшы. Үземнең дә сатып алган бар. Ә менә шартлаткычларын бик өнәп бетермим. Бөтенләй сатмасалар яхшырак булыр иде.
Салават Миннеханов, 36 яшь, җырчы, шоу-мэн.
- Салютлар карарга яратам. Күп кенә зур бәйрәмнәрнең йомгаклау ноктасы бит ул, халык шуны карарга дип чыга. Профессиональ салютка килгәндә аны аттырганда янәшәдә һәрвакыт янгын сүндерү машиансы сакта тора. Ә кечкенә савытлардагы салют-шартлаткычларга килгәндә, минем аларны сатып алганым юк! Андый шартлаткычларны файдалану алдыннан куркынычсызлык кагыйдәсен укып чыгарга, сатучыдан да барлык нечкәлекләрен сораштырырга кирәк. Белмәгән килеш яисә исерек баштан "шартлатсаң", проблемалар булырга мөмкин! Әйтик, салютны җиргә дөрес урнаштырмасаң, куркынычсыз ераклыкка барып басмасаң һәм башкалар. Алла сакласын, андый очракта яну, пешү җәрәхәтләр алу куркынычы бар. Кешенең үзеннән тора - акыл белән башкарса барысын да бернинди куркынычы юк. Ә салютларны барысын да сертификация узганнарын гына алырга кирәк, теләсә кайдан түгел...
Гөлназ Мортазина, 24 яшь, Хезмәт һәм иҗтимагый яклау министрлыгы хезмәткәре.
- Сатсыннар. Мин каршы түгел. Матур бит, карап торуы күңелле. Ә менә балаларга андый уенчыклар арасыннан бары куркынычсызларын гына һәм әти-әнисе янәшәсендә генә кулланырга рөхсәт итәргә кирәк.
Гөлзирә Илалиева, 28 яшь, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре
- "Пиротехникаларга минем карашым тискәре. Бәйрәм вакытларында салютлар очырту күңелле булса да, зыян китерү куркынычы зур. Ә сәламәтлек - беренче урында булырга тиеш. Үз саулыгыбыз турында үзебез кайгыртмасак, тагын кем уйлар. Сатмасалар яхшырак кына булыр иде дип уйлыйм...
Менә шундый фикерләр. Яшьләр арасында да карашлар төрле. Кемгәдер ошый, кемдер кирәк түгел дип саный. Янгын куркынычсызлыгы чаралары үтәлсә, "утлы уенчыклар" махсус кибетләрдән генә сатып алынса, барлык кагыйдәләр дә сакланса, дөрестән дә, ни өчен файдаланмаска соң? Гөлназ әйтмешли, матур бит, кызык, бәйрәм рухы кертә. Иң мөһиме - артыгын гына кыланмаска.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев