Шəhри Чаллы

Өч идарә итү компаниясе эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелде

Баланс комиссияләре утырышы нәтиҗәләре буенча шәһәребезнең «Электротехниклар», «Паритет» һәм «Эском-Челны» компанияләре эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелде. Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, әлеге оешмалар торак фонд белән идарә итү эшеннән читләштерелергә мөмкин. Мәгълүм булганча, 1 майга кадәр барлык идарә итү компанияләре халыкка хезмәт күрсәтү өчен лицензия алырга тиеш. Бу документны...

Баланс комиссияләре утырышы нәтиҗәләре буенча шәһәребезнең «Электротехниклар», «Паритет» һәм «Эском-Челны» компанияләре эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелде. Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, әлеге оешмалар торак фонд белән идарә итү эшеннән читләштерелергә мөмкин. Мәгълүм булганча, 1 майга кадәр барлык идарә итү компанияләре халыкка хезмәт күрсәтү өчен лицензия алырга тиеш. Бу документны тапшырганда нәкъ менә баланс комиссияләре нәтиҗәләренә игътибар итәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: