Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы мәчетләрендә үтәчәк Ураза Гаете намазының вакыты билгеле

Чаллы мәчетләрендә гыйбадәт чаралары 13 майда иртәнге сәгать 7дә вәгазь белән башланып китәчәк.

Ураза Гаете уңаеннан үтәчәк бәйрәм намазының вакыты билгеле. Чаллы мәчетләрендә гыйбадәт чаралары 13 майда иртәнге сәгать 7дә вәгазь белән башланып китәчәк. 7 сәгать 30 минутта исә Гает намазын укыячакбыз. Бу хакта безгә шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс Гайфуллин хәбәр итте.  Рамазанны йомгаклап, Шәүвәл аена аяк басканчы, без хәзрәтебез белән берлектә, игътибарга лаек башка мәсьәләләргә дә ачыклык кертеп алырга булдык.

- Әлфәс хәзрәт, изге аебызның соңгы ункөнлегенә дә кердек. Күңелдә кадерле бер кунакны озатканда гына уяна торган моңсу бер хисләр өере. Тик шунысына мең шөкер - быел инде без кабаттан ураза рухын тоеп яшәдек. Килешәсезме?

- Әлһәмдүлилләһ, хактан да, былтыргысына караганда Рамазаныбыз ниндидер бер күтәренкелек белән бара. Быел инде без кабаттан, саклану чараларын күреп булса да,  җәмәгать белән җыелып тәравих намазларын да укыдык, сөенә-сөенә ифтар мәҗлесләрендә авыз да ачтык. Әйтергә кирәк, дин кардәшләребез дә әлеге чараларга сусаган, алар бик актив булды.

- Дөрестән дә, мәчетләребездән кеше өзелми дисәк тә ялгыш булмас. Күпләребез инде фитыр сәдакасын тапшырырга да ашыгадыр. Аның хакында да хәтеребезне яңартып алу урынлы булыр иде. Арабызда бит дингә яңа килүчеләр дә, быел гына ураза тотучылар да булырга мөмкин.

- Фитыр - ул Рамазан аенда тоткан уразабыз кабул булсын өчен бирелә торган сәдака. Быел аның күләме урта хәллеләр өчен – 100, мул тормыш алып баручылар өчен – 700 сумны тәшкил итә.  Фитыр ураза вакытындагы кылынган гөнаһлы эшләрне һәм сүзләрне ярлыкау өчен дә бер сәбәп булып тора. Ягъни, без уйламый гына кемнедер рәнҗеткән, гайбәт сөйләгән, ялгышлык белән ураза тәртипләрен бозган булырга мөмкинбез. Пәйгамбәребез хәдисендә болай диелә: «Рамазан аендагы ураза җир белән күк арасында тора һәм фитырны түләгәннән соң гына тиешле дәрәҗәгә күтәрелә». Шунысы да мөһим, аны Ураза Гаете укылганчы бирергә кирәк. Аеруча, Рамазанның соңгы көннәрендә бирү хәерле.

- Сәдаканы һәркем аерым үз исеменнән бирергә тиешме?

- Гадәттә, гаилә башлыгы үзе, хатыны һәм балалары өчен дип сәдака тапшыра. Рамазан ае дәвамында бала туса, аның өчен дә фитыр чыгару зарур. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар әлеге сәдаканы үзләре түли.

- Фитырны кемнәргә бирү хәерле?

- Бу сәдакалар ярлы гомер итүчеләргә, бернәрсәсе дә булмаган милексез мескеннәргә, авыруларга, кыскасы, ярдәмгә мохтаҗ мөселманнарга бирелә. Билгеле инде, кемнеңдер аларны эзләп йөрергә вакыты да, мөмкинлеге дә булмаска мөмкин. Бу очракка инде фитырны мәчеткә алып килергә була. Без аларның барысын да җыеп, югарыда телгә алынган кардәшләребезгә таратабыз. Шул рәвешле без аларның да күңеленә бәйрәм рухы салабыз. Әлеге төр сәдаканың берсе дә мәчет ихтыяҗы өчен тотылмый.

- Соңгы елларда социаль челтәрләр аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр артты. Аеруча, катлаулы операциягә, кыйммәтле даруларга мохтаҗ сабыйлар кызганыч. Сәдаканы алар өчен дип ачылган счетка күчерергә ярыймы?

- Мондый хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итү, әлбәттә, кирәк. Шулай да, бу максатларга без күпчелек очракта зәкәт түләүдән кергән акчаны сарыф итәргә тырышабыз. Зәкәтне билгеле бер байлыкка (нисабка) ия кеше түли. Быел ул 310 мең сумны тәшкил итә. Шушы суммадан 2,5 процент күләмендә зәкәт чыгарыла (7750 сум). Нисаб суммасы 1 ел дәвамында тотылмыйча сакланса гына зәкәт түләү мәҗбүри, ягъни фарыз була. Аны тулысынча бер мохтаҗга яки бүлеп берничә кешегә бирергә мөмкин.

- Инде тиешле сәдакаларыбызны тапшырып, фарыз гамәлләребезне җиренә җиткереп үтәгәч бәйрәм итәргә дә буладыр. Быел Ураза гаете уңаеннан нинди дә булса чаралар оештыру күздә тотыламы?

- Белгәнегезчә, әлегә без һаман да пандемия шартларында яшибез. Шул сәбәпле инде без быел шәһәркүләм чаралар оештыра алмыйбыз. Билгеле, аерым бер мәчетләребездә, кечкенә генә булса да бәйрәм программалары оештыру күздә тотыла. Бу хакта без якын араларда кабат хәбәр итәрбез. Шулай ук инде бу көнне якыннар, туганнар белән күрешү, бүлкәләр бирешү, күршеләребезне сөендерү күркәм гамәлләрдән санала. Бакыйлыкка күчкән кардәшләребезне искә алып, зиратларга барып рухларына дога кылу да яхшы.

- Әлфәс хәзрәт, алда әле безне тагын бер зур бәйрәм – Корбан гаете дә көтә. Аны үткәрү көне билгелеме?

- Әйе, Ураза гаетеннән соң 70 көн үткәч без Корбан бәйрәмен каршылыйбыз. Быел ул 20 июльгә туры килә. Тиздән инде аңа әкренләп әзерләнә дә башлыйбыз. Шөкер, шәһәребездә корбан чалу өчен махсус урын бар. Хәзер инде анда башкарасы эшләрне билгеләп чыгасы гына калды. Ә әлегә исә инде Аллаһы Тәгалә барчабызга да уразаларыбызны кимчелекләрсез тотып бетерергә һәм аның әҗер-савапларына ирешергә язсын.  Якынлашып килүче Ураза Гаете мөбарәк булсын!

Әңгәмәдәш – Илшат Солтанов

(автор фотосы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация