Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев укучылар белән бергә тавыш бирде

Наил Мәһдиев сайлаулар көнен балачактан бәйрәм итеп кабул итүен, бу көндә лимонад, пәрәмәч исләре килеп торуын искә төшерде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев гражданлык бурычын үтәргә 23нче мәктәпкә килде. Башта ул шәһәр укучылар советына депутатлар сайлау барышы белән танышты. Балалар белән фотога төште. "Бу егет һәм кызлар арасыннан киләчәктә шәһәр мэры да чыгар әле", - дип ышаныч белдерде. Ул сайлаулар көнен балачактан бәйрәм итеп кабул итүен, бу көндә лимонад, пәрәмәч исләре килеп торуын, балаларын яшьтән сәяси яктан актив итеп үстерүләрен әйтте.  

Наил Мәһдиев коронавируска каршы профилактика чараларын үткәннән соң, чират торып, бюллетеньнәр алды һәм гражданлык бурычын үтәде. "Җомга, шимбә көннәрендә эшләдек. Шәһәрдә барлык йортларга җылылык бирелде. Бүген тыныч күңел белән сайлауга килдем. Чаллы халкы сүзен эшләре белән раслаган партияләр һәм депутатлар өчен тавыш бирер. Халык актив",- диде. Бүген кич сайлауларның якынча нәтиҗәләре билгеле булачак. Күзәтүчеләр әйтүенчә, 23нче мәктәптәге сайлау участокларында канун бозу очраклары булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация