Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерәләр

Бүген Чаллыдагы тукталышларда QR-код контролерлары бригадалары эшли.

Хәзерге вакытта шәһәрдә алты бригада эшли, шуларның дүртесе - автобусларда, икесе трамвайда.
Зур автобусларда вакцинация турында сертификатның барлыгын тикшерүчеләр салон эченә керә, ә контролерлар аз сыйдырышлы автобусларда пассажирлар чыкканда QR-кодларны тикшереп торалар. Мобиль төркемнәр трамвайларда 2-3 тукталыш бара, бу вакыт эчендә алар QR-кодларны тикшерәләр.
"Шулай ук мәҗбүри вакцинация турында аңлату эшләре алып барыла, шулай ук битлекләр кияргә киңәш итәләр. Кызганычка, пассажирларда QR-кодлар булмаган очраклар бар. Алга таба полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү булачак, шуңа күрә пассажирларга вакцинация турындагы сертификат булсын дигән киңәш бирәбез», - дип хәбәр итте транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Максим Парамонов.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация