Чаллы паркларында иҗтимагый тәртип пунктлары булдырылды - ВИДЕО
Көн темасы

Чаллы паркларында иҗтимагый тәртип пунктлары булдырылды - ВИДЕО

Алар тәртипне тәүлек буе саклаячак.

Чаллының «Комсомольский» паркы карамагында ундүрт парк һәм бульвар бар. Аларның тугызы иҗтимагый тәртип пунктлары белән тәэмин ителгән булган. Хәзер инде калган бишендә дә – Комсомольский, Тинчурин, Сидоровка, Бибишев парклары һәм Шишкин бульварында мондый пунктлар урнаштырылды. 

Комсомольский паркының баш инженеры Рамил Әхмәтвәлиев әйтүенчә, бүгенге көндә Бибишев паркында саклау эше Комсомол районының терәк пункты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган.

– Комсомол паркының аттракционнар өлешендә һәм паркның үзендә “Мәдәният һәм ял паркы” муниципаль унитар предприятиясенең өч сакчысы эшли. Алар 24 сәгать буе паркта тәртипне саклыйлар һәм вандалларга каршы көрәш алып барачаклар, – диде Рамил Гомәрович.

Калган пунктларга да сакчы хезмәткәрләрне табу буенча эш алып барыла, диде ул.

Зөһрә Вәлитова.


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев