Шəhри Чаллы

Чаллыда башкорт сыйныфы ачылачак

Киләсе уку елыннан шәһәребезнең 11нче мәктәбендә башкорт телен өйрәнергә теләүчеләр өчен сыйныф ачылачак. Бу телне “Туган тел һәм әдәбият” фәне кысаларында укыту планлаштырыла

Әлеге мәктәп директоры Елена Мосолкова белән  журналист Зөһрә Вәлитова сөйләште.  

– Елена Петровна, ни өчен бу юнәлештә сезнең мәктәп сайланды?  

    Элек мәктәбебезнең бер катында башкорт мәктәбе эшли иде. Аннан соң ул ябылды. Хәзер инде яңадан башкорт сыйныфы ачылыр дип көтәбез. Мәктәбебез Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте арасындагы килешү кысаларында база мәктәбе булып тора. Шулай ук безнең уку йорты шәһәр уртасында урнашкан, безгә автобус белән дә, трамвай белән дә килергә уңайлы. Халыклар дуслыгы йорты да безнең мәктәпкә якын. Белгәнегезчә, анда башкорт җәмгыяте эшләп килә. 

– Башкорт телен өйрәнергә теләүчеләр күпме?  

     Шәһәребездә башкорт милләтле кешеләр күп яши. Безнең мәгариф идарәсе әти-әниләр белән сораштыру уздырды, мәктәпләрдә башкорт балаларының санын ачыклады. Андый милләт балалары һәр мәктәптә дә бар. Тик алар күп түгел, шуңа күрә һәр мәктәптә башкорт балалары өчен сыйныфлар ачу мөмкин түгел. Шуңа күрә башкорт телен өйрәнергә теләге булган балаларны үзебездә көтеп калабыз. 

– Сездә башкорт теле укыту өчен шартлар нинди? 

   Безнең бер кабинет бу телне өйрәнү өчен махсус җиһазландырылган. Бу Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы булышлыгы белән башкарыла. Алар безне дәреслекләр, методик кулланмалар, дидактик әсбаплар белән тәэмин итеп торалар. 

– Башкорт телен кем укытачак? 

    Айгөл Балягутдинова белгечлеге буенча башкорт теле укытучысы. Икенче белеме буенча ул башлангыч сыйныфларны укыта. Педагогыбыз бик көчле, ел да  башкорт теле буенча төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый. Гомумән әйткәндә, кадрларыбыз да, кабинетыбыз да бар, мәктәбебезгә капиталь ремонт ясалаган: аның тышкы һәм эчке кыяфәтенә тел тидерерлек түгел. Кызганычка каршы, бүгенге көндә туган телне өйрәнүгә игътибар җитеп бетми. Балалар саны күп түгел. 

– Хәлне үзгәртү өчен нинди эш алып барасыз?  

   Күбрәк ата-аналар белән эшләргә туры килә. Балалар бакчалары чыгарылыш төркемнәрендә дә даими очрашып торабыз. Әлеге җыелышларда башкорт телен өйрәнергә теләүчеләр өчен барлык мөмкинлекләр дә барлыгын аңлатабыз. Безгә Башкортстан вәкилләре килеп тә әти-әниләр алдында чыгыш ясыйлар, аларны башкорт телен өйрәнергә өндиләр. Тик, кызганыч, әлегә мәктәпкә килеп, башкорт телен өйрәнергә теләк белдерүчеләр күп түгел. Сүз уңаенда әйтәм, безнең әле якшәмбе мәктәбе дә бар.  

– Анда нәрсәләр белән шөгыльләнәләр?  

    Якшәмбе мәктәбе Халыклар дуслыгы йортында эшли. Башкорт тарихын, телен, гореф-гадәтләрен балаларыбызга Рауза Мусина өйрәтә. Бүгенге көндә якшәмбе мәктәбенә йөрүче балаларны башкорт теленә өйрәтер өчен безнең мәктәпкә күчерү турында сүз алып барабыз.  

Башкорт телен камил белгән балалар да бар. Безнең мәктәпнең 8-нче сыйныф укучысы Камилә Ихсанова башкорт теле буенча төбәкара олимпиадада призлы урынны яулады. Бу Рауза Мусинаның тырышлыгы нәтиҗәсе.  

– Башкорт сыйныфында укучы балалар өчен нинди дә булса өстенлекләр каралганмы?  

   Бу сыйныфны тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларына Башкорстан Республикасының  югары уку йортларына укырга кергәндә өстенлек бар. Тагын шуны әйтеп үтәсем килә: дөньяда бик күп телләр бар, ләкин һәр кешегә иң матур һәм иң яраткан тел – ул туган тел. Быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Шәһәребездә яшәүче башкорт милләтле әти-әниләр үз балаларына туган телне укыту өчен булган мөмкинлекне кулларыннан ычкындырмасыннар иде 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: