Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда домофон – «акыллы»

Гадәти домофоннардан аермалы буларак «акыллы»сы яңа панель, тавыш сигналы, югары сыйфатта төшерүче камера белән җиһазландырылган. Мондый домофон ничек эшли соң? «Акыллы» домофоннар Чаллының кайсы йортларында бар?

«Акыллы» домофон ярдәмендә сезгә килүчеләрне видеоэлемтә аша күзәтергә мөмкин. Подъезд ишекләрен гадәти ачкыч ярдәмендә дә, кесә телефонына урнаштырылган махсус кушымта ярдәмендә дә ачып була. Шунысы да бар: ишекне дөньяның Интернет булган теләсә кайсы почмагыннан ачарга була.
Заманча домофоннар 2019 елдан Орловка бистәсендәге яңа торак комплексында урнаштырылган. Ул ничек эшли соң? Домофон белән кулланучылар үз смартфоннарына махсус «Умный Дом.ru» дип исемләнгән кушымта күчереп алалар. Шуннан соң торак йорт территориясендә урнаштырылган камераларга керү мөмкинлеге ачыла. Әйтик, «Притяжение» комплексында яшәүчеләр кушымта аркылы гомуми капкалар һәм турыдан-туры подъезд ишекләрен ача ала. Камераларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында «керергә» мөмкин. Мисал өчен, сез ерак шәһәрдә командировкада, ди. Подъезд ачкычлары санаулы гына булу сәбәпле, якын кешегезгә өй ачкычларын гына калдырырга мөмкинлегегез бар. Кеше ишек төбенә килеп җитә, сез, еракта булуыгызга карамастан, кунакны камера аша күзәтеп торасыз һәм ишекне ачып та куясыз. Ә өйдә булганда видеоэлемтә буенча сөйләшергә дә мөмкин. 
Капка, ишек ачу белән генә чикләнеп калмыйча, «Умный Дом.ru» кушымтасы аша өй территориясен, ишегалдын һәрвакыт күзәтеп торырга була, ягъни йорт яны территориясен видеокүзәтү камераларына тоташтырырга мөмкин. Моның өчен дә барлык уңайлыклар булдырылган. Әйтик, сезгә аерым бер көндә шундый-шундый сәгатьтә нәрсә булганын тикшерергә кирәк. Сез кушымта аша билгеләнгән датаны, сәгатен куясыз да, ишегалдында нинди вакыйга булганын проблемасыз карый аласыз. Алай гына да түгел: видеоязманы смартфоныгызга күчереп тә була.   


«Акыллы» домофонга шәһәр ашыгыч ярдәм хезмәтләре, муниципаль һәм идарәче компанияләр белән тоташтырырга да мөмкин. Халык ешрак 112 төймәсен сайлый. 
«Акыллы» домофоннар «Цифрлы икътисад» милли проектын тормышка ашыру кысаларында барлыкка килгән. Мондый домофоннар «Имин шәһәр» программасына тоташтырыла.
Яңа төр домофон халыктан өстәмә чыгымнар таләп итми. Аны үз йортыгызга, торак комплексыгызга урнаштыру, гомуми җыелыш үткәрү һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен, йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү дә җитә. Йортка «Шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү» дирекциясе тарафыннан хезмәт күрсәтелгән очракта, бу автомат рәвештә башкарылачак. 
Әйтергә кирәк, «Шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү» дирекциясе белгечләре «Имин шәһәр» челтәренә 30 домофонны тоташтырганнар инде, быел бу санны 162гә җиткерү планда бар. Мондый домофонга түләү элеккечә 25 сум булып калачак.

Гөлия Ибатуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X