Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда ике яңа предприятие ачыла

Дәүләт-шәхси партнерлык шартлары буенча тормышка ашырылырга мөмкин булган тагын 2 проект каралды.

“Яр Чаллы” социаль-икътисадый үсеш территориясенә тагын ике резидент киләчәк.  ТР Инвестиция советы президиумы утырышына “Выбор-С” компаниясе җәяүлеләр юлы өчен плитә җитештерү проектын тәкъдим итте. Предприятие 4,5 гектар мәйданда барлыкка киләчәк.

Вибропресслау методын кулланып, компания елына 1,2 миллион квадрат метр продукция җитештерергә җыена. Әлеге компания илебездә җәяүлеләр юлы өчен плитә һәм башка төзекләндерү элементлары җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе булып санала.

“Энерго РС” компаниясе дә ТОСЭР резидентлары исемлеген тулыландырырга җыена. Әлеге предприятие вәкилләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны шинопроводлар җитештерү буенча инвестиция проекты белән таныштырдылар. Компания җитештерүгә үзенең 450 миллион сум акчасын җәлеп итмәкче.

Моннан тыш, киңәшмәдә дәүләт-шәхси партнерлык шартлары буенча тормышка ашырылырга мөмкин булган тагын 2 проект каралды. Бу шартларда шәһәребездә спорт комплексы, бөтен республикада спорт-сәламәтләндерү, күңел ачу учреждениеләре төзеләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икътисад оешма предприятие чаллы

2
X