Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда капиталь ремонттан соң тагын бер балалар бакчасы ачылды

Яр Чаллыда балалар бакчаларын ремонтлау программасы үтәлде: шушы көннәрдә 75нче «Канәфер» балалар бакчасын ачу тантанасы узды.

Капиталь ремонтны "Евростиль" компаниясе төзүчеләре башкарды. Бакча 43 ел элек төзелгән, бу вакыт эчендә биредә капиталь ремонт үткәрелмәгән.
Балалар бакчасы мөдире Айгөл Ногманова мэрга ремонтка кадәр һәм ремонттан соң барлыкка килгән аерымлыкларны чагылдыручы фотографияләрне күрсәтте.
Бүгенге көндә әлеге балалар бакчасында 237 бала шөгыльләнә, шул исәптән өч яшькә кадәрге 25 бала һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 212 бала. 12 төркем формалаштырылган, шуларның өчесе - санатор төркем.
Бассейнга «Канәфер» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр атнага өч тапкыр йөри.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ата-аналарны, балаларны һәм мәктәпкәчә учреждение коллективын сәламләде: «Бүген шәһәребездә күңелле вакыйга, без яңа балалар бакчасы ачабыз дип әйтсәк тә була. Быел без мәгариф өлкәсенә 5 млрд сумга якын акча юнәлдердек. Быел үзенчәлекле рекорд куйдык – ике мәктәп төзелде. Гомумән алганда, соңгы алты елда 6 мәктәп, 20 яңа балалар бакчасы төзелде», - дип искә төшерде шәһәр мэры.
Шәһәр хакиме ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка иске биналар проблемаларын хәл итә торган, ремонтлар алып бару республика программасын гамәлгә ашыруы өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук биредә шәһәр бюджетыннан 3 млн 855 мең сумлык җиһазлар сатып алынган.


Тантаналы ачылыш барышында мэр әлеге балалар бакчасында тәрбияләнүче Виктория Абдуллинаны «Эколята - друзья и защитники Природы!» Бөтенроссия конкурсында җиңүе белән тәбрикләде.  
Бәйрәмдә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, Шәһәр Советы депутаты Сергей Снарский катнаштылар.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация