Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда кайнар су бирә башладылар

“Татэнерго” акционерлык җәмгыятенең Чаллы җылылык челтәрләре компаниясе опрессовкалауны дәвам итә. Гадәттә кайнар су шәһәрдәшләр фатирларына вакытыннан алда бирелә.

1 июльдән Зяб-1, Зяб-2, Зяб-3 йортларында яшәүчеләрнең торбаларына кайнар су килә башлады. “Витязь” спорт мәктәбенә, балалар теш дәвалау хастаханәсенә, “Перекресток” социаль үзәгенә кайнар су соңрак биреләчәк. “Элек бу объектларга “КамгэсЗяб” котельные хезмәт күрсәтә иде. Быел Чаллы җылылык челтәрләре компаниясе яңа җылылык трассасы төзеде. Трассаның гомуми мәйданы 1236 погон метр. Төзелешне быел яз көне башлаган идек. Аны 1 июльгә кадәр тәмамларга дигән вәгъдәбездә тордык: җылылык челтәрләр төзелеп бетте, ул халыкка хезмәт итә башлады”, - диде “Татэнерго” АҖ филиалы “Яр Чаллы җылылык челтәрләре” директоры Айрат Зәйнуллин. Моннан тыш, трасса яны тәртипккә китерелә. Хәзерге вакытта Яр Чаллы проспекты буенча җәяүлеләр юлы төзелә. Әлеге эшләрне атна ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация