Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда кайсы комплекслар кайнар сусыз кала?

Шәһәрдә опрессовканың икенче этабы старт алды.

«Аврора» сәүдә үзәге районында җылылык челтәрләре төзү сәбәпле, энергетиклар 22, 23, 24, 25 комплексларда, шулай ук 51/01 һәм 51/03 йортларында кайнар су бирүне вакытыннан алда яңарта алмадылар. 24/01, 24/02, 23/05, 23/07 (в,г,д), 25/27 торак йортларында да кайнар су бирү туктатылды.

Ремонт эшләрен кыска вакыт эчендә тәмамлау өчен бөтен көчләр дә куелачак.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең яңа өлешендә җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның беренче этабы 11-24 май көннәрендә узды. Монда 256 объект кайнар суны туктатуга эләкте, әмма аларның күбесенә кайнар су 4-6 көннән соң җибәрелде. Нормативлар буенча, кайнар суны өзү вакыты 14 көннән дә артмый.

24 майдан шәһәрнең көньяк-көнбатыш районында кайнар су бирүне туктаттылар. Моңа ЗЯБ бистәсе һәм Мәләкәс аръягындагы йортлар керә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация