Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда «Меланома-Стоп» проекты гамәлгә ашырыла башлады

Проект нигезендә чаллылыларга Яр Чаллы проспекты, 18 А адресы буенча урнашкан Республика онкологик диспансерының филиалына алдан язылып мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яман шеш турында шик туса, гражданнар өстәмә тикшерүләргә һәм дәвалауга җибәреләчәк.

Күп бала тәрбияләүче ата-аналар тәнендәге тапларын, миңнәрен табибка бушлай күрсәтә ала. Татарстанда, шул исәптән Чаллыда, 16 майдан «Меланома-Стоп» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Ул ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге проект РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән оештырыла. Анда Республика клиник онкологик диспансеры һәм СЛ клиникасының фәнни-тикшеренү дерматология үзәге катнаша.

«Күп балалы гаиләләрнең мәшәкатьләре күп, клиникага табибка күренү матди яктан да авыр булырга мөмкин. Тиредә онкологик авыруларны вакытында ачыклау кирәк, мондый гаилә өчен туендыручыларның берсен югалту бик куркыныч», - ди  СЛ клиникасы җитәкчесе Светлана Жабоева.

Проект нигезендә чаллылыларга Яр Чаллы проспекты, 18 А адресы буенча урнашкан Республика онкологик диспансерының филиалына алдан язылып мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яман шеш турында шик туса, гражданнар өстәмә тикшерүләргә һәм дәвалауга җибәреләчәк. Табиблар исә тәндәге миңнәрнең төсе үзгәрүгә, кычыта яки каный башлауга, тиз үсүгә игътибар итәргә киңәш итә.

Пациентларны шулай ук Павлюхин урамы, 37 адресы буенча урнашкан Казандагы клиникагада да кабул итәчәкләр. Проект ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X