Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда мәктәп укучылары туклануына бәяләр артамы?

"Балаларга ризыкның бәясе түгел, ә сыйфаты беренче урында", - ди комбинат җитәкчесе Валентина Порфирьевна

Мәктәп туклануының сыйфатлы булуы балалар өчен дә,мәктәп хезмәткәрләре һәм әти-әниләр өчен дә мөһим. Бала ашаган ризык турыдан-туры аның сәламәтлегенә һәм дәрес программасын үзләштерүгә бәйле. Шуңа бәйле рәвештә бүген мәктәп хезмәткәрләре,әти-әниләр  мәктәп туклану комбинаты белән таныштылар. "Балаларның сәламәтлеге безнең өчен бик мөһим. Еш кына мәктәп туклануы турында төрле имеш-мимешләр ишетергә туры килә. Шуңа күрә без сезне  комбинат белән якыннан таныштырабыз. 100 тапкыр ишеткәнче,1 тапкыр күрүен хәерлерәк",- ди шәһәр хакиме Наил Мәһдиев. «Без күпчелек продукцияне шәһәребез оешмаларыннан алабыз. Шунысында әйтергә кирәк,продукция безнең саклану киштәләренә килеп эләккәнче,эчке тендер оештырыла. Тендер вакытында без иң сыйфатлы продукция житештерә торган оешманы сайлыйбыз. Монда бәя түгел,ә сыйфат беренче урында»,- ди комбинат җитәкчесе Валентина Порфирьевна.
Ата-аналар шәһәр мәктәпләре һәм мәктәпкәчә учреждениеләр буенча таратылучы әзер продукциянең исемлеге һәм сыйфаты белән таныштылар: "Без сезне үз кисәтүләрегезне җиткерер өчен чакырдык. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, сәламәтлек саклау идарәсе бу нәрсәләргә бик җитди карый. Белгечләргә, безнең "Школьное питание" комбинатының күпьеллык эш тәҗрибәсенә ышанып тапшырабыз. Бүген предприятие белгечләре барысын да ничек бар, шулай күрсәтәчәкләр. Сез барысын да үз күзләрегез белән күрерсез. Мин сезнең белән бергә бу маршрутны үтәрмен", - дип мөрәҗәгать итте Наил Мәһдиев ата-аналар комитетына.

Комбинатның мәйданы-14 мең квадрат метр. Әти-әниләр балалар ашый торган ризык әзерләү процессын һәм технологиясен күрә алдылар.

"Школьное питание" комбинаты 65 гомуми белем бирү һәм 8 коррекцион мәктәпкә хезмәт күрсәтә. Валентина Гусева сүзләренә караганда, ит продукциясе предприятиегә ит комбинатларыннан килә. Биредә ул ветеринария табибының ныклы контролен уза. Таләпләргә туры килмәгән очракта, продукцияне кире кайтаралар.

Быел башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Балаларны бушлай ашату өч чыганактан – РФ, Татарстан Республикасы һәм җирле бюджеттан түләнә. "31843 бала, шәһәребезнең 1-4 сыйныфларында укучы малайлары һәм кызлары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк", – дип ассызыклады мэр комбинатка визиты барышында.

Экскурсиянең соңгы ноктасы экспедиция блогы булды. Бирегә озатуга әзер булган бөтен продукция килә, шунда ук комплектацияләнә. Предприятие белгечләре сүзләренә караганда, продукция көн саен әзерләнә, ә икенче көнне мәктәпләр һәм балалар бакчалары буенча таратыла. Продукцияне төяү иртәнге дүрттән башлана. Белем бирү учреждениеләренә азык-төлекне махсус контейнерларда озаталар. Экспедиция блогына бер юлы биш машина сыя.

Ата-аналар әзер ризыкларны татып карадылар һәм аларның сыйфатына бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация