Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда Ринат Гобәйуллин истәлегенә беренче фестиваль-конкурс үтте

Әлеге мәртәбәле җыр-музыка бәйгесендә 50 дән артык кеше каташты.

"Сердәш" дип аталган бу беренче төбәкара фестивальдә чыгыш ясарга республикабызның 7 районыннан, шәһәр, авыллардан килделәр. Иң кече катнашучыга 6 яшь булса иң өлкәненә 75 яшь иде. Җырчылар һәм музыкантларлар яшь категорияләренә бүленеп төрле номинацияләрдә чыгыш ясап осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсантларның күбесе Ренат Гобәйдуллинның җырларын алып килгәннәр.Бәйгедә катнашучыларның һәммәсенә дә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Ә лауреатлар һәм дипломатларны мәртәбәле жюри композиторның туган көне 20 майда булачак кичәдә игълан итәчәк. Шәһри Чаллы газетасы редакциясенә инде аланың исемлеге билгеле. Жюри составында композитор Илгиз Закиров, Энергирек мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева, җырчы Равил Галиев, шагыйрь Мирһади Разов, жюри рәисе музыкант Әнәс Фәйрушиннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев