Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда укучыларының өчтән икесе диярлек татар телен туган тел итеп сайлаган

Чаллыда татар теле укытучылары арасында кыскартулар булмаган.

Чаллыда мәктәп укучыларының 68 проценты татар телен туган тел сыйфатында сайлаган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Татар телен укыту Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә узган түгәрәк өстәлнең төп темасы булды. Чарада уку йортлары вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлекчәсе, галимнәр, иҗади интеллигенция вәкилләре катнашты.

Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин яңа уку елында 78 мәктәптә дәресләр башлануын хәбәр итте. Шуларның унберендә татар милләтеннән 6 меңнән артык укучы белем ала, аларда бары тик татар телендә генә укытыла.

Шәһәр мәктәпләрендә барлыгы 62 меңнән артык бала укый. Аларның 41проценты - ата-аналары татар булган балалар. Барлык мәктәпләрнең уку расписаниесендә татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре бар. Гомумән алганда, укучыларның 68 проценты туган тел сыйфатында татар телен сайлаган.

Татар теле укытучылары арасында кыскартулар булмаган. Бүгенге көндә Автошәһәрдә 390 татар теле укытучысы эшли, шуларның 80,8 проценты - югары һәм беренче квалификацияле белгечләр. Мәктәпләрдә татар телен өйрәнү буенча 327 кабинет булдырылган, шуларның 320се – интерактив җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителгән.

Быел 10 октябрь көнне беренче тапкыр Чаллыда татар теле буенча гомуми диктант узачак. Уку йортлары вәкилләре сүзләренчә, диктант язуда катнашырга укытучылар һәм укучылардан гына түгел, ә укучыларның ата-аналарыннан да теләк белдерелгән. Һәр мәктәптән 140-240 кеше татар теле буенча белемнәрен тикшерергә тели.

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/25/194270/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация татарский язык