Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыдагы иң популяр спорт төрләре

Яр Чаллыда 16 спорт мәктәбе эшли, шуларның алтысы – олимпия резервы.

Яр Чаллыда 16 спорт мәктәбе эшли, шуларның алтысы – олимпия резервы. Матбугат конференциясе вакытында мондый мәгълүматларны Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов җиткерде. Башлангыч әзерлек төркемнәренә туплау 1 сентябрьдән башланды һәм 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алты спорт мәктәбе бүген тулысынча комплектланган инде. Шулай итеп, спортның иң популяр төрләре – футбол, волейбол, баскетбол, йөзү, спорт гимнастикасы һәм көрәш.

Шул ук вакытта кайбер мәктәпләргә әле һаман да балалар туплау бара. "Олимпийский" спорт мәктәбендә дзюдо секциясенә туплау дәвам итә. «Витязь» олимпия резервы мәктәбендә балаларны грек-рим көрәшенә, йөзү һәм билбау көрәшенә кабул итәләр. Футболчыларны «Төзүче» спорт мәктәбендә көтәләр. Шулай ук биредә бокс һәм авыр атлетика буенча ярышлар дәвам итә. Моннан тыш, түбәндәге спорт төрләре буенча төркемнәр комплектланмаган: чаңгы ярышлары («Титан»), ат спорты һәм спорт туризмы («Тулпар»), велоспорт, тимераякта шуу спорты, регби («Виктория»), йөзү, синхрон йөзү, нәфис гимнастика («Дельфин»), спорт гимнастикасы («Комсомолец»), җиңел атлетика («Яр Чаллы»).

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация