Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы данлыклы узышчыларны каршылады

Бүген Чаллыда зур спорт бәйрәме булды. Шәһәребез "Ефәк юлы" раллиенда катнашучы 100дән артык узышчыны сәламләде. Алар төрле маркадагы җиңел һәм йөк машиналарында Муса Җәлил, Тынычлык, Сөембикә, Хәсән Туфан проспектлары аша уздылар. Әлеге мәртәбәле ярышта Россия данын "Камаз-Мастер" командасының 6 экипажы яклый. Спортчыларны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты...

Чаллының сәнгать осталары "Азатлык" мәйданында концерт куйдылар.

Сүз уңаеннан: 8 июльдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узышларга старт бирү чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Тарихка күз салсак, 2009 елда беренче тапкыр уздырыла торган ралли-рейд нәкъ менә Казанда старт алган иде. Россия, Казахстан һәм Кытай юллары буенча сузылган маршрут 15 этаптан һәм 10780 чакрымнан торачак. Узыш маршрутының 4,5 мең чакрымы - махсус участоклар. Спортчыларга бары тик бер генә көн ял биреләчәк. Әлеге ярышларда барлыгы 110 машина һәм 27 йөк автомобиле катнаша.

Шунысы үзенчәлекле, быел ярышларда "КАМАЗ-мастер" командасы тәүге тапкыр халыкара экипаж вәкилләре белән чыгыш ясый. Бер экипажда Кытай кешеләре - пилот Хоу Хуннин һәм штурман Шэнь Синьга Россия механигы Андрей Мокеев ярдәм итәчәк. "Ефәк юлы-2016" 24 июльдә Пекинда тәмамлана. Без Чаллы командасына шәһәргә җиңү белән кайтуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев