Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы хакиме - Болгарда

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Болгар ислам академиясен ачу тантанасында катнашты. Академиянең җитәкчесе итеп Россия ислем институты ректоры Рафик Мөхәмәтшин билгеләнде. Чаллыда да әлеге академиянең филиалы ачылырга мөмкин. Бу хакта имам мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хәбәр иткән иде. Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Болгар ислам академиясенең традицион...

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Болгар ислам академиясен ачу тантанасында катнашты. Академиянең җитәкчесе итеп Россия ислем институты ректоры Рафик Мөхәмәтшин билгеләнде. Чаллыда да әлеге академиянең филиалы ачылырга мөмкин. Бу хакта имам мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хәбәр иткән иде.

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Болгар ислам академиясенең традицион исламның үзәгенә әйләнергә тиешлеген әйтте. "Эш дипломда гына да түгел. Экстремистларда да, террорчыларда да диплом бар. Безнең әби- бабаларыбызның дипломы булмаган, әмма алар дини белемле булган. Монда бернинди мәчетләр дә булмады, ташландык хәлдә иде, ә хәзер Ак мәчет, академия бар. Бу урын бабаларыбызга уртак тел табарга булышкан традицион исламның үзәгенә әйләнергә тиеш. Бу бина бер ел эчендә сафка басты. Әмма бина җансыз була алмый. Диплом өчен генә килгән кешеләрнең кәефе төшәчәк. Мөгаллимнәр дә, бу бинага җан кертәм, дип килсеннәр иде", - дип сөйләде мөфти. Чара алдыннан Болгар ислам академиясе магистрантларына һәм докторантларына студент билетларын тапшыру тантанасы булды. Болгар ислам академиясенә 36 студент кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев