Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы хакиме чыгышы кызыксыну тудырды

Яр Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Сколковода моношәһәрләр мэрлары корылтаенда доклад белән чыгыш ясады. Ул "Нәтиҗәләр ясап-киләчәккә планнар корабыз" пленар сессиясендә Чаллы турында Кама агломерациясенең үзәге диде. Россиядә җитештерелгән һәр ике йөк автомобиленең һәм һәр өч көпчәкнең берсе, илдә эшләнгән пластик материалларның дүртенче өлеше Чаллыга туры килә, дип белдерде. Хаким автокалада...

Яр Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Сколковода моношәһәрләр мэрлары корылтаенда доклад белән чыгыш ясады.

Ул "Нәтиҗәләр ясап-киләчәккә планнар корабыз" пленар сессиясендә Чаллы турында Кама агломерациясенең үзәге диде. Россиядә җитештерелгән һәр ике йөк автомобиленең һәм һәр өч көпчәкнең берсе, илдә эшләнгән пластик материалларның дүртенче өлеше Чаллыга туры килә, дип белдерде.

Хаким автокалада икътисадның тотрыклы үсештә булуы, заманча технологиялар кулланып җитештерүчәнлекне арттыру, төзекләндерү эшләренең төгәл һәм бернинди тайпылышсыз баруын бәян итте. Дәүләт программаларының үз вакытында үтәлүен башкарылган эшләр белән раслады. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәмен тоеп эш итүләрен ассызыклады. Чаллы хакиме чыгышы съезда катнашучыларда кызыксыну тудырды. Киләчәктә автокалага тәҗрибә уртаклашырга килергә теләүчеләр шактый булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев