Шəhри Чаллы

Чаллы кызы – дөнья чемпионы!

Республикабызның икенче тапкыр шундый мәртәбәле спорт ярышларын үткәрү хокукына лаек булуы зур горурлык, әлбәттә. Казан бүген - спорт белән югары һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнү өчен заманча инфраструктуралары, Европа стандартларына җавап бирүче стадионнары булган иң көчле спорт башкалаларының берсе. Республикада спортка мәхәббәт тәрбияләү балалар бакчасыннан ук башлана дисәк тә, ялгыш булмас. Гаиләләре...

Республикабызның икенче тапкыр шундый мәртәбәле спорт ярышларын үткәрү хокукына лаек булуы зур горурлык, әлбәттә. Казан бүген - спорт белән югары һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнү өчен заманча инфраструктуралары, Европа стандартларына җавап бирүче стадионнары булган иң көчле спорт башкалаларының берсе. Республикада спортка мәхәббәт тәрбияләү балалар бакчасыннан ук башлана дисәк тә, ялгыш булмас. Гаиләләре белән милли кросста катнашучылар, чаңгыга басучылар, велосипед спортын сайлаучылар саны елдан-ел арта.

Иң сөенечле хәбәр: безнең Лилия Низамова чыгыш ясаган синхронлы йөзү төркеме чемпионатның алтын медале белән бүләкләнде. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов талантлы шәһәрдәшебезнең Дөнья чемпионы исеменә лаек булуын һәм аның тренеры Нинель Александровна Кожедубның хезмәтен югары бәяләде.

Лилия Низамова синхронлы йөзү белән "Дельфин" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 10 елдан артык шөгыльләнә. Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә югары белем ала. 2009 елдан Россия Федерациясе җыелма командасы составында чыгыш ясый. 2014 елда Берлинда узган Ауропа чемпионатында - техник программа төркемендә, Мехикодагы Халыкара турнирда шәхси чыгышы белән алтын медальләргә лаек булды. 2015 елның 24 февралендә Россия спорт министрлыгы боерыгы белән аңа "Россиянең халыкара класслы спорт мастеры" дигән мактаулы исем бирелде.

1 август көнне Лилиябез синхронлы ирекле йөзүнең комби төрендә чыгыш ясаячак. Уңышлар юлдаш булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: