Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы – осталар шәһәре

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 3 июньдә Чаллыда Татарстан эшмәкәрләре белән очраша. Бу көнне IT-паркта эшмәкәрләрнең III корылтае була. Анда катнашучылар кече һәм урта эшмәкәрлекне борчыган мәсьәләләр һәм 2018 елга үсеш перспективасы турында фикер алышалар.

Бу көнне 7 "түгәрәк өстәл" оештырыла. Шулай ук җирле товар җитештерүчеләрнең товарлары белән дә танышырга мөмкин булачак. Шул ук көнне "Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама төбәге эшмәкәрләре үзләрен борчыган мәсьәләләрне Татарстан лидерына җиткерә алалар.

Чаллыда исә җирле товар җитештерүчеләргә игътибар артты. Күптән түгел генә шәһәр үзәгендә ачылган "Осталар кварталы" кибете моның тагын бер мисалы. Ул Яңа шәһәрнең 6/01 йортында урнашкан. Кибетне ачуда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев шәхсән үзе катнашты.

"Без инде 40 ел төрле картиналар иҗат итәбез, курчаклар, тәлинкәләр, магнитлар ясыйбыз. Әмма моңа кадәр ярдәм итүче булмады. "Экспо-Кама"да күргәзмә вакытында Наил Гамбәр улы яныбызга килде дә, сезгә ярдәм кирәктер, диде. Шуннан соң сәүдә-сәнәгать палатасында махсус киңәшмә үтте. Инде шәһәр үзәгендә кибетебез дә ачылды", - ди сәүдә-сәнәгать палатасының халык гамәли сәнгать үсеше комитеты рәисе Валентина Шевелева.

Башкарма комитет җитәкчесе кибеттәге товарларны, сувенирларны карап чыкканнан соң, шәһәр осталары җитештергән товарларны сату буенча предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән фикер алышты. "Үзебездә җитештерелгән товарны сату өчен законнар кабул итәргә түгел, үз илеңне яратырга һәм хөрмәт итәргә генә кирәк. Без күңел җылысы белән эшләнгән әйберләрне онытырга тиеш түгел. Бу күпләп җитештерелгән Кытай товарлары түгел. Мондагы һәр нәрсәгә шәхси якын килеп эшләнгән", - диде Наил Гамбәр улы.

Икътисад үсеше идарәсенең куллану базары бүлеге башлыгы Рәйсә Солтанова бу кибетне экскурсияләр маршрутына кертергә тәкъдим итте. "Биредә шәһәр брендын ясарлык осталар да бар", - диде ул.

Модельер Ольга Пудакова фикеренчә, "Осталар кварталы"н кибет белән генә чикләмичә, Алабугадагы кебек урамнарга да чыгарып, төрле чаралар үткәрергә кирәк.

Наил Гамбәр улы предприятие һәм оешма җитәкчеләренә бәйрәмнәргә килгән кунакларга Чаллы осталары ясаган, КАМАЗ, "КАМАЗ-Мастер" кебек шәһәрне данлаган предприятие һәм командаларның сурәтләре төшерелгән товарларны бүләк итәргә кушты. Ә оста кулларны 18 июльдә Мәскәүнең Коломенское паркында булачак Сабан туенда катнашырга чакырды.

Зөлфия ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев