Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы укучылары Абу-Дабида уңыш казанды

Бу көннәрдә Абу-Дабида һөнәри осталык буенча халыкара ярышлар бара. Анда Татарстан, шул исәптән Чаллы командалары да катнаша. Шунысы куанычлы, шәһәрдәшләребез сынатмый. 36нчы инновацион технологияләр лицей ("Алтын тау") командасы JuniorSkills халыкара ярышларында икенче урынны яулады. Әлеге ярышлар WorldSkills Competitions Abu-Dhabi 2017 халыкара чемпионаты кысаларында Берләшкән гарәп әмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендә үтте.

Бу юлы ярышлар өч компетенциядә: электромонтаж эшләре, мобиль робот техникасы, график дизайн буенча булды. Чаллы укучыларын JuniorSkills милли җыелма командасына "Мобиль робот техникасы 14+" компетенциясендә көч сынашырга чакырдылар. Шулай итеп укучылар Владислав Хобт, Илья Макаров һәм аларның тренеры Дмитрий Фомин Россия данын якладылар. Алар кырда уңыш җыючы һәм уңышны бергә туплаучы робот моделен күрсәтеп, жюри тарафыннан югары бәя алдылар. Чаллы укучылары көмеш медаль белән бүләкләнделәр.
Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев