Чаллы якташлыгы киләчәккә өмет белән яши
1985 елның 30 июлендә ГЭС бистәсенең Үзәк урамында беренче тапкыр төп чаллылылар бәйрәме узган иде. Шуннан бирле әлеге бәйрәмне үткәрү традициягә әйләнде. "Чаллы якташлыгы" вәкилләре башкалардан аермалы буларак, җәен генә түгел, ә ел саен гыйнвар аенда да очрашып, ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар коралар. Быелгы очрашу 13...
1985 елның 30 июлендә ГЭС бистәсенең Үзәк урамында беренче тапкыр төп чаллылылар бәйрәме узган иде. Шуннан бирле әлеге бәйрәмне үткәрү традициягә әйләнде. "Чаллы якташлыгы" вәкилләре башкалардан аермалы буларак, җәен генә түгел, ә ел саен гыйнвар аенда да очрашып, ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар коралар.
Быелгы очрашу 13 гыйнварга туры килде. Башта шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Чаллы якташлыгы вәкилләре белән бергә шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән легендар шәхесләр Рәис Беляев һәм Евгений Батенчук һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар. Аннары чара "Энергетик" мәдәният сарае эчендә дәвам итте. Башта Чаллы якташлыгы җитәкчесе, шәһәр советы депутаты Альберт Петров узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясады. "Шәһәр үсә, матурлана, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте ышанычлы адымнар белән алга бара, Катырыгы-кәгазь комбинаты уңышлы үсештә. Алгарышлы социаль- икътисадый үсеш территориясе үсә, азык-төлек эшкәртү предприятиеләре дә нәтиҗәле эшли. Без ТОСЭРга экскурсиягә барган идек, Кытайның суыткычлар заводын карап сокландык. Болар барысы да кешеләрнең кәефенә уңай йогынты ясый. Өлкән буын хезмәт сөючәнлеген, туган шәһәребезне ярату кебек асыл сыйфатларын яшь буынга тапшыра", - диде ул.
Сүз уңаеннан, соңгы елларда шәһәребез күзгә күренеп үсә. Юллар төзекләнә, яңа йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, парклар-скверлар яңартыла. Моның өчен шәһәрдәшләр хаким Наил Мәһдиевкә рәхмәтлеләр.
Чаллы якташлыгы активистларына шәһәр хакиме Наил Мәһдиев үз итеп, хөрмәтле дуслар, кадерле якташлар дип эндәште. "Мин үземне Чаллы якташлыгына кабул иткән көнне яхшы хәтерлим. Әлеге җәмгыятьнең матур билгесен йөрәк ягында күкрәгемдә горурланып йөртәм. Үзем төп Чаллыда тумасам да, үземне бу гүзәл шәһәр кешесе итеп саныйм. Бу зур чарада катнашу безнең һәрберебез өчен зур дәрәҗә. Әйдәгез Чаллы белән горурланыйк, күңел төшенкелегенә юл куймыйча күтәренке кәеф белән яшик. Әби-бабайларыбызның, беренче төзүчеләрнең хезмәт батырлыгын онытмыйк, алардан үрнәк алыйк, алар белән горурланыйк. Мондый очрашулар үткәрергә вакыт табарга кирәк", - дип ул чарага килүчеләрне искечә яңа ел белән котлады, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Чаллы якташлыгы вәкилләре хакимгә үзләренең тәкъдимнәрен дә әйттеләр. Әйтик, "Татарстан логистика ассоциациясе" коммерциянеке булмаган оешма президенты Леонид Штейнберг шәһәрнең бер урамына Чаллының мактаулы гражданины Геннадий Филатов исемен кушарга кирәк диде.
Очрашуны якташлыктагы бердәнбер хатын-кыз, Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева алып барды.
Якташлар эшлекле сөйләшүне чәй өстәле артында дәвам иттеләр. Чыгыш ясаучылар киләчәктә дә шәһәр үсеше өчен бергәләп эшләргә кирәк дигән уртак фикергә килделәр.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев