Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы үзәге Кызыл мәйданнан ким булмаячак

Шәһәрнең үзәге - "Азатлык" мәйданында төзекләндерү эшләре кызу темплар белән бара. "Стрелка" компаниясе Голландиянең DROM бюросы белән берлектә эшләгән проектны шәһәр җитәкчеләре уңай бәяләгән иде. План буенча төзекләндерү өч этапта барырга тиеш.

Беренче эш итеп Хәсән Туфан проспекты белән Тынычлык проспекты арасындагы мәйдан тәртипкә китерелә. Биредә шул юнәлештә эшләр бара да инде. Яңа бетон нигезгә төзүчеләр 7 мең квадрат метр гранит җәйделәр. 3 төрле кызыл төстәге әлеге материалны Рязаньнан кайтардылар. Белгечләр әйтүенчә, ул таймый, йөк ташый торган техника авырлыгына да чыдам.

Төзекләндерү барышында мәйданга ике төрле заманча яктырткычлар куелачак, агачлар утыртылачак, чәчкәлекләр ясалачак. Үзәктә матур фонтан булачак. Тиздән биредә сәгатьле навигацияле күрсәткечләр, утыргычлар, велосипед кую урыннары, телевизион экран да урнаштырылачак. Экраннан 2018 елда булачак футбол буенча чемпионатны карарга уңайлыклар тудырылачак.

Шулай ук "Палитра" сәүдә үзәге белән агачлар арасында ял зонасы да булачак. Биредә дә эшләр бара инде. Илнар Гайсин җитәкчелегендәге "Евростиль" компаниясе беренче чираттагы эшләрне ноябрь ахырына кадәр тәмамларга планлаштыра.

Шәһәр үзәгендә төзекләндерү эшләре халыкка уңайсызлыклар тудырса да, чаллылылар вакытлыча кыенлыкларны аңлыйлар.

Таһир МӘКСУТОВ, катыргы-кәгазь комбинаты хезмәткәре:

- Бу мәйданны безнең гаилә бик ярата. Ватык плитәләрне алыштырсалар ярар иде дип күптән хыяллана идек инде. Аллаһка шөкер, бу көн килеп җитте. Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы кебек кызыл гранитка гына басып йөрербез. Җәй көне биредә оныклар белән чәчәкләрне карыйбыз. Кыш көне рәхәтләнеп тауда шуабыз.

Айгөл ГАТАУЛЛИНА, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты:

- Соңгы елларда шәһәрдә бик күп төзекләндерү эшләре бара. Юллар, парклар, бульварлар яңара. "Азатлык" мәйданына да чират җитте. Бу бик яхшы. Мин яшеллек яратам, шуңа күрә биредә агачлар, чәчәкләр тагын да күбрәк булсын иде дип телим.

Фәрид ГАЙСИН, шофер:

- Наил Мәһдиев Чаллыны төзекләндерүгә зур өлеш кертә. Рәхмәт. "Азатлык" мәйданын яңарту мактаулы гамәл. 17нче бистәдә Бибишев дигән кеше агачларны кисеп ташлады, ә төзелешне алып бармый. Шәһәр җитәкчеләре бу мәйданны да тәртипкә китерсәләр яхшы булыр иде.

Гөлназ Садыйкова, тәрбияче:

- Чаллы төзекләнә, матурлана. Тик без, шәһәр халкы, ниһаять шул матурлыкның кадерен белергә өйрәнсәк иде. Татар театры артындагы мәйданга "Бременские музыканты" скверы ясап куйганнар иде. Берничә көннән соң ук әтәчнең барабанын алып киткәннәр. Бу халык нигә шулкадәр тәртипсез икән? Һич аңлый алмыйм. Бәлки мондый җәмәгать урыннарына видеокамера куеп, вандалларны гарәп илләрендәге кебек, халык алдында җәзаларга вакыт җиткәндер? Җимерелгән, ваткан әйберләрне шул тәртипсезләрнең үзләреннән ясатсаң да, нәтиҗәсе булыр иде.

"Азатлык" мәйданының икенче өлешен киләсе язда төзекләндерә башлыйлар.

Зөлфия ГАЛИМ

Әнисә Хуҗина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев