Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыбызга – 85

Һәр­бар­ча­гыз­ны Шә­һәр бәй­рә­ме бе­лән кот­лыйм. 10 ав­густ­та Чал­лы­га шә­һәр ста­ту­сы би­ре­лү­гә 85 ел ту­ла. Ярат­кан шә­һә­ре­без­нең юби­ле­ен ба­ры­быз да бер­гә­ләп - Чал­лы­ны, за­вод кор­пус­ла­рын саф­ка бас­тыр­ган ле­ген­дар тө­зү­че­ләр һәм яшь­лек ка­ла­сы­ның бү­ген­ге бу­ын вә­кил­лә­ре бе­лән бәй­рәм итәр­без. Бу га­ди юби­лей гы­на тү­гел, 80нән ар­тык мил­ләт вә­кил­лә­рен үзе­нә бер­ләш­тер­гән зур һәм...

Һәр­бар­ча­гыз­ны Шә­һәр бәй­рә­ме бе­лән кот­лыйм.
10 ав­густ­та Чал­лы­га шә­һәр ста­ту­сы би­ре­лү­гә 85 ел ту­ла. Ярат­кан шә­һә­ре­без­нең юби­ле­ен ба­ры­быз да бер­гә­ләп - Чал­лы­ны, за­вод кор­пус­ла­рын саф­ка бас­тыр­ган ле­ген­дар тө­зү­че­ләр һәм яшь­лек ка­ла­сы­ның бү­ген­ге бу­ын вә­кил­лә­ре бе­лән бәй­рәм итәр­без. Бу га­ди юби­лей гы­на тү­гел, 80нән ар­тык мил­ләт вә­кил­лә­рен үзе­нә бер­ләш­тер­гән зур һәм та­ту га­и­лә­нең кө­теп ал­ган, ис­тә­лек­ле бәй­рә­ме.
Әл­бәт­тә, 85 ел - шә­һәр го­ме­ре өчен күп тү­гел. Лә­кин һәр яшә­гән көн ел­лар­га, дис­тә ел­лар­га җы­е­лып, та­рих елъ­яз­ма­сын ха­сил итә. Ә Чал­лы­ның та­ри­хы, чын­нан да, ис­кит­кеч ма­тур һәм кы­зык­лы. Чал­лы Бө­тен­со­юз ком­со­мол тө­зе­ле­ше­нә кил­гән мең­лә­гән яшь­ләр өчен икен­че ту­ган йорт­ка әй­лән­де. Алар бу шә­һәр­не бө­тен йө­рәк­лә­ре бе­лән ка­бул ит­те­ләр, Чул­ман ярын­да сок­ла­нып туй­мас­лык ак ка­ла һәм дөнь­я­да ти­ңе бул­ма­ган за­вод тө­зе­де­ләр. Шә­һә­ре­без­нең иң зур бай­лы­гы, го­рур­лы­гы да - аның ке­ше­лә­ре. Без алар­ның хез­мәт ба­тыр­лы­гы ал­дын­да баш ия­без, алар баш­ла­ган шан­лы тра­ди­ци­я­ләр­не ал­га та­ба да дә­вам итәр­без.
Чал­лы­быз ел­дан-ел үсә, яңа­ра. То­рак ком­п­лекс­лар, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры, мәк­тәп­ләр саф­ка ба­са. Шә­һәр­нең ар­хи­тек­ту­ра би­зә­ле­ше­нә ел­дан-ел яңа­рак төс­мер­ләр өс­тә­лә. Өр-яңа­дан тө­зек­лән­де­рел­гән ял парк­ла­ры һәм сквер­лар үзе­нә ча­кы­рып то­ра. Чал­лы­быз, чын­нан да, ма­тур. Һәр йор­ты кү­ңел­гә якын.
Ка­дер­ле чал­лы­лы­лар! Ба­ры­гыз­га да сә­ла­мәт­лек, кү­ңел бай­лы­гы, га­и­лә бә­хе­те те­лим. Бәй­рә­ме­без мө­ба­рәк бул­сын!
Яр Чал­лы шә­һә­ре баш­кар­ма
ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се
На­ил Мәһ­ди­ев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев