Шəhри Чаллы

Чаллыда дөнья чемпионатында хатын-кызлар да бил алышачак

Октябрь ахрында ике көн рәттән Чаллыда билбау көрәше һәм төрекмән милли горәш бәйгеләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Халыкара ярыш 28 нче 29 нчы октябрдә шәһәрнең боз сараенда үтә. Инде анда катнашырга 40 дәүләттән 300 дән артык спортчыдан гариза килгән.Алар Израиль, Конго , Казахстаннан, Төрекмәнстаннан, Кытайдан, Яңа Зеландиядән, Ямайкадан һәм башка...

Октябрь ахрында ике көн рәттән Чаллыда билбау көрәше һәм төрекмән милли горәш бәйгеләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Халыкара ярыш 28 нче 29 нчы октябрдә шәһәрнең боз сараенда үтә. Инде анда катнашырга 40 дәүләттән 300 дән артык спортчыдан гариза килгән.Алар Израиль, Конго , Казахстаннан, Төрекмәнстаннан, Кытайдан, Яңа Зеландиядән, Ямайкадан һәм башка илләрдән. Россия командасына 38 көрәшче кертелгән, шуларның 12 се Татарстаннан. Чаллыдан исә 4 кеше көч сынашачак.ТР яшьләр эшләре һәм туризм буенча министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов: "Ярышларны үткәрү өчен юкка гына Чаллыны сайламадык, биредә бу спорт төрен сөючеләр дә, батыр көрәшчеләр дә күп", диде.

Спортчылар билбау көрәшендә 19 үлчәү категориясендә чыгыш ясаячаклар. Шушы категорияләрнең берсендә хатын-кызлар да көрәшәчәк. Әинде төрекмән көрәшендә бил алышучылар 13 үлчәү категориясенә бүленәчәк. Катнашучыларның яшье 18 дән өстә булырга тиеш. Ярышларны тамаша кылу бушлай. Җиңүчеләргә бик саллы бүләкләр әзерләнгән. Оештыру комитеты әлегә моны сер итеп тота.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: