Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда “Ефәк юлы-2016” раллие җиңүчеләрен каршы алдылар

Кичә кич "Бигеш" аэропортында "Ефәк юлы-2016" халыкара ралли-рейды җиңүчеләре - "КАМАЗ-Мастер" командасы белән махсус рейслы очкыч төшеп утырды. Аэропортта ук команданы каршы алу тантанасы уздырылды. Җиңүчеләрне каршы алырга туганнары, иҗтимагый оешмалар активистлары, шәһәрнең студентлар советы, күп санлы җанатарлар, шулай ук шәһәр җитәкчелеге килгән иде.

Зур шатлык белән кайткан автоузышчыларны Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, "КАМАЗ" предприятиесе генераль директоры урынбасары Юрий Герасимов һәм башкалар каршылады.

Ринат Абдуллин сәламләп, аларны Яр Чаллы башкарма комитеты һәм шәхсән шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән ралли-рейдта җиңүләре белән котлады. Ралли җиңүчеләре һәм призерлары "КАМАЗ"лар ватанына 2 трофей - 2016 елгы "Ефәк юлы" символлары булган ак юлбарыс рәвешендәге кубоклар алып кайтты. Пекинда (Кытай) төгәлләнгән раллида Айрат Мәрдиевнең 306 нчы номерлы экипажы беренче, Дмитрий Сотиковның 300 нче номерлы экипажы икенче урын яулап, шундый трофейлар кулга төшерүгә иреште.

"Оештыручылар комлы, кереп арасында адашырлык ком таулары булган махсус узыш әзерләгән иде, - дип сөйләде ралли җиңүчесе пилот Айрат Мәрдиев. - Хәзер инде без Дакарга әзерләнә башлыйбыз, һәм төп максат - анда да җиңеп кайту. "Ефәк юлы" барышында күп кенә нәрсә сынап каралды, анда җибәргән хаталарыбыз 2017 елгы Дакарда булдырмабыз дигән өметтә без", - диде.

Йөк машиналары зачетындагы узыш буена Татарстанның "зәңгәр армада"сы белән яңа "Renault" капотлы йөк машинасын раллида сынап караган Голландия пилоты Мартин Ван ден Бринк арасында подиумда урын алу өчен көрәш барды. Нәтиҗәдә, Мартен Ван ден Бринк - өченче.

"Бик катлаулы узыш булды ул, без аңа озаклап әзерләнгән идек. Трассада да кыенлыклар булды, ком бураннары да... Шулар аркасында этапларны кыскартырга, кайчак хәтта гамәлдән чыгарырга туры килде, - диде "Ефәк юлы-2016" раллие җитәкчесе, "Дакар" раллиенда күп тапкырлар җиңгән Владимир Чагин. - Мәскәү - Пекин маршруты буенча халыкара раллины оештыру командасы булдыра алганның барысын да эшләде. Без исә узыш кызыклы, җәлеп итүчән, катлаулы һәм көндәшле булсын дип тырыштык".

Россия исеменнән әлеге ярышларда "КАМАЗ"ларда берьюлы 5 экипаж, шулай ук тагын 1 Кытай-Россия командасы катнашты. Ул экипажларның пилотлары - Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев, Антон Шибалов, Андрей Каргинов, Дмитрий Сотников һәм Кытай узышчысы Хоу Хоньи.

Эдуард Николаев экипажына катлаулы шартларда яңа капотникны сынау бурычы куелды, һәм ул уңышлы үтәлде дә. Командада бу мәсьәләдә билгеләп үтүләренчә, йөк машинасы үзен яхшы яктан күрсәтте, хәзер ул камилләштерелә һәм 2017 елда булачак Дакарга әзерләнә.

(Миләүшә Низаметдинова әзерләде http://tat.tatar-inform.ru)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев