Чаллыда “Ипотека көне” үтте
"КАМАЗ" мәдәният сараенда "Ипотека көне" дип исемләнгән ярминкә үтте. Анда төзелеш һәм иминият компанияләре, банк, күчемсез милек агентлыклары, салым инспекциясе, пенсия фонды, мөлкәтне теркәү палатасы һәм социаль ипотека белгечләре катнашты. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев очрашуның хөрмәтле кунагы буларак чакырылды. Әлеге чара икенче ел инде ярминкә форматында уза һәм шәһәрдәшләр, иң...
"КАМАЗ" мәдәният сараенда "Ипотека көне" дип исемләнгән ярминкә үтте. Анда төзелеш һәм иминият компанияләре, банк, күчемсез милек агентлыклары, салым инспекциясе, пенсия фонды, мөлкәтне теркәү палатасы һәм социаль ипотека белгечләре катнашты. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев очрашуның хөрмәтле кунагы буларак чакырылды. Әлеге чара икенче ел инде ярминкә форматында уза һәм шәһәрдәшләр, иң беренче чиратта, аның мәгълүмати яктан үтемле һәм танышу-фикер алышу өчен уңайлы булуын билгеләп үтте.
- Без иптәшем белән ике ел элек өйләнештек. Икебез дә мәктәптә укытабыз. Әлегә Рябинушка бистәсендә Илфатның әти-әниләре белән бергә яшибез. Бер караганда, бөтен уңайлыклары булган ике катлы йорттан безне куучы да, тормышыбызга кысылучы да юк. Әзер ризыкны ашап эшкә китәбез, тәмле аш көйләнгән табынга кайтып керәбез. Ләкин аларның үз "уставы", хәтта обойларны яңарту кебек гап-гади киңәш тә аңлашылмаучылык тудыра. Бакчада да үзем теләгәнчә матур гөлләр үстерә алмыйм. "Файдасы булмаган әйбергә җирне әрәм итеп булмый инде", дип, өзеп кенә әйтте кайнанам. Сүз дә юк, ул бик уңган һәм тырыш. Кайнатам да кулыннан алтын гына коймый, ихаталары ялт итеп тора. Гомумән, алар әле үз көчендә, шуңа күрә безнең ярдәмгә мохтаҗ да түгелләр. Аннан соң, бу йортта яшәмәсәләр дә, Илфатның сеңелләренең балалары биредә теркәлгән. Ял көннәрендә барысы да бергә җыела. Күңелле, әлбәттә, ләкин көтеп алган шимбә-якшәмбеләрне үз гаиләң белән генә дә үткәрәсе килә. Шуңа күрәдер, үз оябызны үзебезчә корасы килү теләге көннән-көн ныгый. Ниһаять, бик авырлык белән генә булса да, Илфатны да шуңа күндердем. Социаль ипотека программасына керү мөмкинлегебез дә бар икән. Бүген менә тәвәккәлләдек, - дип, үзенең шатлыгы белән уртаклашты шәһәрдәшебез Сәрия Гыйбадуллина.
Чыннан да, һәркем үз мөмкинлегенә карап сайлый хыялындагы фатирны. Ә ипотекага фатир алырга теләүчеләргә берсеннән-берсе кызыклы вариантлар тәкъдим ителде. Мөлкәтнең башка формаларына кагылышлы мәгълүмат та җитәрлек иде. Банк хезмәткәрләре, үз чиратында, кредитка фатир алуның иң кулай төрләре белән таныштырды. Дәүләт органнары белгечләре исә, социаль ипотека программасы нигезендә, һәр туган балага 200әр мең сумны каплау бәрабәренә, түләүләрне киметү, шулай ук салым суммаларын кайтару мөмкинлеге белән кызыксындырды. Быел чаллылыларга дачалар, шәхси йортлар һәм җир участоклары сатып алу тәртибе дә тәкъдим ителде.
- Һәркайсыбыз гаилә кору белән беррәттән, уңайлы яшәү урыны турында хыяллана. Гаиләнең бөтенлеген, бер-бер артлы туган сабыйларның бәхетен дә түгәрәкли бит үз фатирың булу. Чаллыда әлеге мәсьәлә аерым әһәмияткә ия. Балалар туу буенча без республикада беренче урында. Ә бүгенге катлаулы икътисад шартларында яшь гаиләләрне фатирлы булуга кызыксындыру тәвәккәллек һәм кыюлык кына түгел, биниһая зур җаваплылык таләп итә. Бу нисбәттән, Яр Чаллы сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелегенә шәһәрдәшләрнең ихлас рәхмәтен җиткерәсе килә, - дип, ассызыклап әйтте Наил Гамбәр улы.
Чыннан да, халыкны тораклы итү - халыкның бүгенге яшәешен яхшыртуга, иртәгәсен тагын да күркәмрәк итүгә юнәлтелгән илкүләм проектларның иң мөһиме. Чаллылылар быел да лидерлар сафында. Ипотека көнендә 3000гә якын кешенең катнашуы - моңа менә дигән дәлил.
Рәзинә Насыйбуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев