Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда “КАМАЗ-Мастер” командасын каршы алдылар

Бүген төнлә Чаллыга "Дакар-2015" раллие җиңүчеләре - "КАМАЗ-Мастер" командасы кайтты. Алар раллида 13 нче тапкыр җиңүче булды. Чемпионнар утырган самолет 22.54 сәгатьтә "Бигеш" аэропортына төште. Традиция буенча ралли җиңүчеләрен туган шәһәрләрендә туганнары, күп санлы җанатарлар, шәһәр һәм "КАМАЗ" ААҖ җитәкчелеге каршы алды. Җиңүчеләрне "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, шәһәрнең...

Бүген төнлә Чаллыга "Дакар-2015" раллие җиңүчеләре - "КАМАЗ-Мастер" командасы кайтты. Алар раллида 13 нче тапкыр җиңүче булды. Чемпионнар утырган самолет 22.54 сәгатьтә "Бигеш" аэропортына төште.

Традиция буенча ралли җиңүчеләрен туган шәһәрләрендә туганнары, күп санлы җанатарлар, шәһәр һәм "КАМАЗ" ААҖ җитәкчелеге каршы алды. Җиңүчеләрне "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Сергей Когогин шәхсән үзе һәм завод хезмәткәрләре исеменнән команданы котлады: "Катлаулы узышлар узды, әлбәттә, өйдәге кебек беркайда да җылы каршы алмыйлар. Узышчылар бу минутларны көтте, алар безнең шәһәргә, безнең командага җиңү алып килде һәм Чаллыдагы кебек тугры җанатарлар беркайда да булырга мөмкин түгел. Без сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз. Сез - илебез, шәһәребез һәм "КАМАЗ" горурлыгы. Рәхмәт сезгә, сез - чын батырлар!" - диде.

Аэропортта җиңүчеләргә котлау сүзләре белән Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев тә мөрәҗәгать итте. "Чаллы халкы сезнең белән горурлана. Чираттагы тапкыр безнең спортчылар, безнең йөк машиналары иң яхшылар булуын исбатладык. Сез - безнең заманның, безнең шәһәрнең чын геройлары!" - диде ул.

Татарстан җанатарлары командага бүләк ясады. Владимир Чагинга аэропортта ук ТРның Зәй районы Аксар авылында яшәүчеләр исеменнән чын тәкә бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X