Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда каникуллар оешкан төстә үтәчәк

Яр Чаллыда балаларның ялын һәм хезмәтен оештыру мәсьәләсенә шәһәр хакимятендә быелгы җәйдә аеруча игътибар бирәчәкләр. Моның өчен укучыларның ялы һәм җәй көне куйган хезмәтләре өчен 127 миллион сум акча бүлеп бирелә. Шуларның 77 миллионы республика казнасыннан, 4 миллион 829 мең сумы шәһәр бюджетыннан. Тагы 45 миллион сум акчаны шәһәр предприятиеләре...

Яр Чаллыда балаларның ялын һәм хезмәтен оештыру мәсьәләсенә шәһәр хакимятендә быелгы җәйдә аеруча игътибар бирәчәкләр. Моның өчен укучыларның ялы һәм җәй көне куйган хезмәтләре өчен 127 миллион сум акча бүлеп бирелә. Шуларның 77 миллионы республика казнасыннан, 4 миллион 829 мең сумы шәһәр бюджетыннан. Тагы 45 миллион сум акчаны шәһәр предприятиеләре һәм ата-аналар бирәчәк.

Шәһәр яны лагерьларында 1920 бала, мәктәп яны-көндезге лагерьларында 10777 укучы ял итәчәк. Әле тагын 1000 бала өчен ял һәм хезмәт лагерье да оештырыла, шулай ук 4100 укучы бала профильле сменада чыныгу алачак, дип планлаштырыла. Чаллының 49 мәктәбе бер ай дәвамында балалар шау-шуыннан тынып тормаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев