Шəhри Чаллы

Чаллыда комарлы уеннар оештыручылар тоткарланды

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә 21 яшьлек Б. Н. һәм 26 яшьлек Р. С.ка карата җинаять эше кузгатылган. Алар РФ Җинаять кодексының 171.2 маддәсенең 2 нче часте (оешкан төркем тарафыннан законсыз төстә комарлы уеннар оештыру) буенча җинаять кылуда шикләнелә. Башлангыч версия буенча, 2015...

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә 21 яшьлек Б. Н. һәм 26 яшьлек Р. С.ка карата җинаять эше кузгатылган. Алар РФ Җинаять кодексының 171.2 маддәсенең 2 нче часте (оешкан төркем тарафыннан законсыз төстә комарлы уеннар оештыру) буенча җинаять кылуда шикләнелә.

Башлангыч версия буенча, 2015 нче елның декабреннән 2016 нчы елның гыйнварына кадәр, Яр Чаллы шәһәрендә Н. һәм С. ЗЯБ бистәсендәге йортларның берсенең подвалында уен җиһазларын кулланып, законсыз төстә комарлы уеннар оештырган. 2016 нчы елның 14 гыйнварында Россия Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең оператив хезмәткәрләре тарафыннан законсыз уен эшчәнлегенә чик куелган.

Шикләнелүчеләр гаепләрен тулысынча таныган. Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү двәам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: