Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда мәгариф объектлары игътибар үзәгендә

Быел Чаллыда 1140 урынга исәпләнгән 6 балалар бакчасы төзелә, 6 мәктәпкә капиталь ремонт ясала. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев журналистлар белән бергә быел төзелүче балалар бакчаларында һәм капиталь ремонт барган мәктәпләрдә эшләрнең барышы белән танышты. "Яр буе" торак районында 36/9/1а адресы буенча төзелүче 114нче балалар бакчасында эшләр кызу темплар...

Быел Чаллыда 1140 урынга исәпләнгән 6 балалар бакчасы төзелә, 6 мәктәпкә капиталь ремонт ясала. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев журналистлар белән бергә быел төзелүче балалар бакчаларында һәм капиталь ремонт барган мәктәпләрдә эшләрнең барышы белән танышты.

"Яр буе" торак районында 36/9/1а адресы буенча төзелүче 114нче балалар бакчасында эшләр кызу темплар белән бара. Бакчаны тапшыру вакыты сентябрь башына билгеләнгән булса да, аны июньнең беренче көннәрендә тапшыру планлаштырыла. Биредә бинаның беренче катында җылы идәннәр җәяләр. Инженерлык челтәрләре үткәрәләр. Бакчада бассейн, зур гына спорт залы да була.

Төзелешнең генподрядчысы "Евростиль" ҖЧҖ җитәкчесе Илнар Гайсин төзелештә эшнең тукталып тормавын, эшчеләрнең шимбә, якшәмбе көннәрендә дә эшләвен искәртә.

Подрядчы төзелеп беткәч бакчаның нинди булачагын күрсәтте. "Челнинская мозаика" - "Чаллы бизәкләре" дигән исеменә туры килеп торырлык. Шунысын да әйтергә кирәк төзеләсе балалар бакчаларының, шул исәптән 114нче бакчаның да эчке дизайнын эшләүдә "Да-Да" архитектура мәктәбе укучылары да катнаша.

Балалар бакчасы мөдире Гөлназ Миңнехановадан Наил Мәһдиев штатлар туплау барышы турында сорашты, тәрбиячеләрне конкурс нигезендә сайлап алырга киңәш итте, җиһазлар алу белән кызыксынды.

Быел төзелүче бакчалар арасында балаларны иң беренче булып 114нче бакча кабул итә.

Тиздән 36-37нче комплексларда мәктәп тә төзелә. 500млн сумнан артыграк бәядәге мәктәпнең проекты әзерләнә. Аны кайчан, ничек гамәлгә ашыру республика җитәкчелегенең карарына бәйле.

ЗЯБ бистәсенең Сарман трактында төзелүче 116нчы "Фиалка" -"Миләүшә" балалар бакчасында монтаж эшләре бара. Бу Кызыл Чаллы бистәсендәге беренче бакча, аны 1 августка сафка бастырырга планлаштырыла.

Тиздән бинаны герметизацияләү эше башлана, тәрәзәләр китерәләр. Аннары бинаны тышлауга керешәләр. Бер үк вакытта инженерлык челтәрләрен үткәрүгә дә әзерләнәләр.

Бу бакчада да нәниләр өчен барлык уңайлыклар белән бергә бассейн да була. Шунысын да әйтергә кирәк: 240ар урынлы бакчаларның икесендә дә 3әр татар төркеме оештырыла.

ЗЯБ бистәсендәге икенче объект - 4нче мәктәп. Анда капиталь ремонт бара. Агач тәрәзәләрне пластикка алыштырганнар, яңа ишекләр куйганнар, инженерлык челтәрләре монтажланган. Бәдрәф һәм юыну бүлмәләре тулысынча яңартыла. 1150 кв м плитә җәелә. "Линолеум урынына медицина кабинетында һәм ашханәдә идәнгә плитә җәелергә тиеш. Башлангыч мәктәп һәм музыка мәктәбен 3нче катка күтәрергә кирәк. Бүгенге көндә капиталь ремонт буенча шушы дүрт мөһим эш тора", - ди мәктәп директоры Айдар Гарифуллин. Бинаның фасадын тышлау буенча директор үз тәкъдиме белән уртаклашты. Наил Мәһдиев, эшнең сыйфатына зыян килмәслек булырга тиешлеген искәртте.

Язгы каникул вакытында "Мәктәп картасы" программасы буенча мәктәпкә турникетлар урнаштыру да бара. Бер уңайдан директор урынбасары Айдар Сәфәргалин мәктәп карталарының ничек эшләячәген дә аңлатып, браслетлар һәм карталар белән дә таныштырды.

Татарстанда гамәлгә ашырылучы "Яшүсмерләр клубларын модернизацияләү" программасы кысаларында Чаллыда быел биш яшүсмерләр клубы төзекләндерелә. Аларга капиталь ремонт ясау өчен 9,9 млн сум акча бүленгән. Шуның 2,5 млн сумы "Меридиан" яшүсмерләр-яшьләр клубын ремонтлауга бирелгән. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев клуб бинасында ремонт эшләренең барышын карады. 30 елга якын эшләүче клуб бинасына бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Моны биредә 28 ел буе педагог оештыручы булып эшләүче Галина Фролова әйтте. "Клубта 4 яшьтән 30 яшькәчә шәһәрдәшләр ял итә, үзенә шөгыль таба. Балалар декоратив-кулланма хезмәт белән заманча һәм халык биюләре белән шөгыльләнәләр. Милли юнәлештә дә эшлибез. Безгә ял итү өчен генә дә киләләр. Төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Максатыбыз балаларның буш вакытларын файдалы үткәрергә булышу, - ди ул. - Биредә ремонттан соң бар да яңара. Эшләрнең сыйфаты канәгатьләнерлек. Безнең өчен генә түгел, барлык комплекс өчен зур шатлык бу. 14 июньгә кадәр барлык клубларда да төзекләндерү эшләре тәмамланачак, дип вәгъдә итәләр", - ди педагог. "Меридиан"да исә капиталь ремонт эшләрен подрядчылар май ахырына тәмамларга вәгъдә бирә.

Иң соңгы объект 13 мәктәптә дә капиталь ремонт эшләре бара. Янга калдырылган акча исәбенә биредә ашханәне төзекләндергәннәр. Тиздән түбә ябу һәм фасадны ремонтлау эшенә тотыналар. Быел капиталь ремонт барган 6 мәгариф учреждениесендә, шулай ук 13нче мәктәптә дә эшләр июль аена тәмамланырга тиеш. Әлегә бүген игътибар үзәгендә булган һәр ике мәктәптә дә ремонт эшләре 64 процентка башкарылган.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе объектларда эшләрнең барышыннан канәгать калуын, барысының да расланган график буенча вакытында тапшырылачагын әйтте. "Мәктәпләрнең капиталь ремонты да, балалар бакчаларын төзү дә - барысы да график буенча бара. Кайбер объектларда эшләр алданрак та башкарыла. Чаллы төзүчеләре күңел биреп, тырышып эшлиләр. Объектларны тапшыру вакытын чигерерлек сәбәпләр юк", - диде Наил Гамбәр улы.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев