Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда Мәскәү проспектын төзекләндерә башладылар

Соңгы елларда Чаллыда юлларны төзекләндерүгә игътибар артты. Узган елда Чулман проспекты капиталь төзекләндерелгән иде, быел Мәскәү проспектына да чират җитте. Моның өчен республика бюджетыннан 800 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу акчага 16,2 километр юл яңартылырга тиеш.

4 майдан подрядчы оешма - "Камдорстрой" компаниясе Мәскәү проспектында эшкә кереште инде. 2017 елның октябренә кадәр Яшьлек проспектыннан башлап Нариман урамына кадәр юл яңартылачак. Төзүчеләр эшне ГЭС ягыннан, Нариман урамы киселешеннән, башлап җибәрделәр. Бүгенге көндә "Камдорстрой" хезмәткәрләре академик Королев урамыннан халыклар дуслыгы проспектына кадәр аралыктагы бордюрны җимерделәр. Бу эш Мәскәү проспектында тулы көченә дәвам итә.

Төзүчеләр әйтүенчә, Мәскәү проспекты танымаслык булып яңартылачак. Проспектның ике ягы 3,5 метрлы өчәр полосадан торачак. Шулай ук бордюр ягыннан яртышар метрлы саклау полосалары да булачак. Проспектның кайбер урыннарында дүрт полоса да булырга мөмкин. Ә менә Нариман урамында һәр юнәлештә 3,5әр метрлы икешәр полоса ясалачак, монда шулай ук Ш.Усманов урамына кадәр җәяүлеләр юлы булдырылачак. Усманов һәм Нариман урамы киселешендә светафор да барлыкка киләчәк. Моннан тыш, "Мегастрой" гипермаркеты янында ике якта да тукталышлар булачак, ә тукталыш яннарында транспорт өчен махсус "кесәләр" ясалачак.

Мәскәү проспектыннан алынган асфальт калдыклары шәһәр зиратлары юлларын төзекләндерүгә тотылачак. Былтыр Чулман проспектындагы иске асфальтны ишек алларындагы һәм "Подсолнухи" бистәсендәге юлны төзекләндерүдә файдаланган иделәр. Шәһәрдәшләребез Мәскәү проспектын капиталь төзекләндерүне күптән көткән иде. Аларның фикерләре бүгенге көндә нинди соң?

Илшат Фәйзетдинов, шофер:

- Мәскәү проспектына ремонт кирәк иде инде. Юлны төзекләндергәндә халыкның фикерләрен дә истә тотсыннар иде. Чулман проспектын төзекләндергәндә кимчелекләр булды. Әйтик, кайбер урыннарда, мәсәлән ипподром тукталышы янында ясалма каршылык бик биек. Мондый җитешсезлекләр яңа проспектта булмасын иде.

Гөлнара Хәкимова, укытучы:

- Чаллыда юлларны төзекләндерүгә игътибар зур. Түбән Кама шәһәре җитәкчеләре Чаллы хакименнән үрнәк алып, БСИ янындагы юлны төзәтсеннәр иде. Зур-зур чокырларга машиналар кереп чумып, тәгәрмәчләрен, дискларын җимерә. Татарстанның нефть, химия башкаласында юлларның мондый хәлдә булуы башка сыймый.

Әлфия Шәйхетдинова, сатучы:

- Дөрес, юлларны төзәтергә кирәк. Тик безнең халык яхшы юлда йөри белми, дөресрәге культура җитми. Тынычлык проспектында юл әйбәт булгач, машиналар куркыныч рәвештә, бик кызу йөри. Шулар нәтиҗәсендә күпме гаиләгә бәла-каза килә. Шәһәрдә тизлекне сәгатенә 60 км дан арттырмаска дигән кагыйдәне беркем дә гамәлдән чыгармады бит юкса. Теләгем шул: машина йөртүчеләр бер-берсенә карата игътибарлы, ә төзүчеләр эшләрен сыйфатлы итеп башкарсыннар иде.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев