Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда сабыйлар тууы кимегән, әммә ул ел ахрында артачак икән

Чаллыда бала туулар кимеде. 2017 елның дүрт аенда нибарысы 2350 сабый дөньяга килгән. Узган ел бу чорда 2697 нарасының тууы теркәлгән иде. Быел туганнарның 1005 е гаиләдә беренче бала, икенче баланы 995 ата-ана алып кайтырга планлаштырган, ә инде өченчегә "җөрәт" иткәннәр 282. Шунысы аянычлы 155 сабый әтисез гаилә "җимеше". Монда...

Чаллыда бала туулар кимеде. 2017 елның дүрт аенда нибарысы 2350 сабый дөньяга килгән. Узган ел бу чорда 2697 нарасының тууы теркәлгән иде.

Быел туганнарның 1005 е гаиләдә беренче бала, икенче баланы 995 ата-ана алып кайтырга планлаштырган, ә инде өченчегә "җөрәт" иткәннәр 282. Шунысы аянычлы 155 сабый әтисез гаилә "җимеше". Монда аерылышкан парлар һәм кияүгә чыкмый гына бала табучылар керә.

Тагы шунысы мөһим: Чаллыда быел 30 пар игезәк туган, ә узган ел гыйнвар-апрель айларында дөньяга килгән игезәкләр 26 гына булган.

Автокалада быел иң күп сабыйлар август ахры, сентябрь аенда туачак, дип әйтәләр табиблар. Чөнки исәпкә куелган авырлы хатын-кызларның күбесенең бала табу сроклары шушы вакытка туры килгәнлеген билгеләгәннәр. Яңа ел яллары нәтиҗәләре түгелме икән бу?, дип шаярта ак халатлы һөнәр ияләре. Ел башында туучылар саны азрак булса да, 2017 елның икенче яртысында бу өлкәдә план арттырып та үтәләчәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев