Чаллыда шәһәркүләм ипотека көне узды
Аны шәһәр башкарма комитеты белән берлектә сәүдә-сәнәгать палатасы оештырды. Сәүдә-сәнәгать палатасының финанс комитеты рәисе Венера Иванова әйтүенчә, әлеге чараның төп максаты - торак шартларын яхшыртырга теләгән кешеләргә ярдәм итү. Әйтергә кирәк, оештыручылар бу юлы да максатларына ирештеләр. Аяк аслары бозлавык булса да, ипотека көненә 1500 кеше килде.
"Улыбыз өйләнде. Яшьләрнең безнең белән торасы килми. Шуңа күрә аларга аерым фатир алырга телибез. Олы малаебызга беренче тапкыр узган ипотека көненнән соң, өлешкә кереп төзелә торган йорттан фатир алган идек. Аллага шөкер, бергәләп ул кредитны түләп бетердек. Бу юлы да банк, төзелеш оешмалары белән күзгә-күз карап сөйләшеп, мөмкинлекләребезне әйтеп киңәшеп эшләргә булдык. Бик җайлы бит: барлык белгечләр бер урында. Бушлай киңәш бирәләр. Аларның һәрберсенә аерым йөри башласаң күпме вакыт, акча әрәм була", - ди шәһәрдәшебез Гөлжиһан Мансурова. Аның сүзләре белән чыннан да килешми мөмкин түгел.
Ипотека көнендә кемне нинди сорау борчый, шул үзенә кирәкле җавапны алды. Мәсәлән, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә эшләүче Илнур Закирова күчемсез милек алгач, 13% салымны кире кайтаруга кагылышлы сорауларга салым инспекциясе хезмәткәрләреннән җавапны язып алды.
Шәхси предприятиедә эшләүче 53 яшьлек Сәрия ханым исә, пенсиягә алдан чыгу мөмкинлекләре белән кызыксынды. 53нче бистәдәге йорт шартлагач, халык пошаманга калды. Иминият компанияләре вәкилләренә фатирларын, бакчаларын иминиятләштерү буенча сораулар бирделәр.
Ипотека көненә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин да килде. Ул әлеге чараның мөһимлеген ассызыклап, аны оештыручыларның хезмәтен югары бәяләде. Чарада 20дән артык оешма катнашты. Алар халыкка үзләре җитештергән товарлар һәм хезмәтләрне тәкъдим иттеләр. Кайбер шәһәрдәшләребез исә, үзләре өчен уңайлы вариантларны сайлагач, кичекмәстән фатир алырга кирәк дип өйләренә таралыштылар.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев