Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда праймериз үтте

Чаллыда Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең партия эчендәге тавыш бирүгә нәтиҗә чыгарылды. Искәртеп узабыз: өстәмә сайлаулар бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Чаллы картон-кәгазь комбинаты генераль директоры Владимир Бестолков үлеменә бәйле игълан ителде. Алар 27 март көнне узачак. Оештыру комитетына дүрт кандидаттан гариза алынган: бу КФУның Чаллы...

Чаллыда Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең партия эчендәге тавыш бирүгә нәтиҗә чыгарылды.
Искәртеп узабыз: өстәмә сайлаулар бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Чаллы картон-кәгазь комбинаты генераль директоры Владимир Бестолков үлеменә бәйле игълан ителде. Алар 27 март көнне узачак. Оештыру комитетына дүрт кандидаттан гариза алынган: бу КФУның Чаллы институты магистранты Дмитрий Биденко, Чаллының 56нчы урта мәктәбе директоры Рәмзия Зәйнуллина, "Бумажник" торак идарәсе директоры Сергей Гущин һәм картон-кәгазь комбинатының яңа директоры Андрей Фомичев.

Кандидатларның һәркайсына, оештыру комитеты карары буенча, чыгыш ясау өчен 5 минут вакыт бирелде. Сайлау бюллетенендә урын алуга кандидатларны иң яше Дмитрий Биденко патриотик тәрбияләү проблемалары турында сөйләде. Сергей Гущин - ТКХ проблемаларын хәл итү нияте турында. Рәмзия Зәйнуллина исә гаиләләргә ярдәм итәргә тели. Андрей Фомичев - үз комбинатын үстерү нияте белән яна, ул аны "халык предприятиесе" дип атаган һәм Россиядә андыйлар саны нибары 40 икән.
Хисап комиссиясе бюллетеньнар салынган урналарны журналистлар катнашында ачты. Тавышлар түбәндәгечә бүленгән: Андрей Фомичев өчен сайлаучыларның 76,6 проценты тавыш биргән. Дмитрий Биденко 34,1 процент белән икенче урында. Рәмзия Зәйнуллина 25 проценты тавыш җыйса, ә Сергей Гущинда - 16 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X