Чаллыда сыйфатсыз балалар товарларын ачыклау максатыннан “кайнар элемтэ” ачылды
Чаллыда сатып алучылар 4 сентябрьгә кадәр балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызылыгы хакында сорауларына җавап таба ала. Моның өчен шәһәребезнең Роспотребнадзор идарәсе кайнар элемтә телефоны булдырды. Теләк-тәкъдимнәрне һәм борчыган сорауларны 32-05-39; 32-05-19 номерлары аша җиткерергә була.
Монннан тыш сатып алучылар өчен 46-41-52 телефон номеры да эшли. Аңа шалтыратып сыйфаты шик уяткан товарлар хакында мәгълүмат җиткеререгә мөмкин. Сораулар итрәнге 9 дан кичке 3 кә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев