Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда Яшь гражданнар форумы үтәчәк

Чаллының "Нур" яшьләр үзәгендә Яшь гражданнар форумы үтәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Яшь гражданнар форумы Татарстанның барлык районнарында "Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы" иҗтимагый төбәк оешмасы тәкъдиме белән узачак. Форум "Мәдәният һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше"; "Сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм"; "Эшмәкәрлеккә беренче адым"; "Балалар гаммәви матбугат...

Чаллының "Нур" яшьләр үзәгендә Яшь гражданнар форумы үтәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Яшь гражданнар форумы Татарстанның барлык районнарында "Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы" иҗтимагый төбәк оешмасы тәкъдиме белән узачак.

Форум "Мәдәният һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше"; "Сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм"; "Эшмәкәрлеккә беренче адым"; "Балалар гаммәви матбугат чаралары"; "Экологик тәрбия"; "Патриотик тәрбия"; "Балалар һәм яшьләрне хокукый яклау"; "Социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге"; "Фән һәм мәгариф"; "Балалар хәрәкәтен җәелдерү" буенча 10 тематик мәйданда уза.

Форумда катнашучылар 12 дән 18 яшькәчә булган иҗтимагый балалар оешмасы активистлары һәм лидерлары булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев