Әлеге комплектлар эчендә куртка, чалбар, шапка-шлем, күзлек, респиратор, перчатка, кулчалар бар. Костюмнарның 90 ы - 630 сумнан сатып алынган, дип хәбәр итә "Чаллы ЛТД" газетасы. Әлеге комплектлар себер бизгәге, холера кебек авырулардан да саклый, ди. Калган 10 костюм исә кыйммәтрәк - 2,9 мең сум тора.
Эбола бизгәгенә килгәндә исә, 2015 елның 7 гыйнвар мәгълүматларына караганда, бу чирдән барлыгы 8,2 мең кеше үлгән, авыруның исә 20,7 мең очрагы теркәлгән.