Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыларны 30 августта нинди бәйрәм чаралары көтә?

Быел шәһәр һәм республика көне Чаллыда зурлап үткәреләчәк. Мәдәният идарәсе хезмәткәрләре аны узган еллардагыга караганда күңеллерәк итеп оештыру өчен бар көчләрен куялар. Оештыручылар әйтүенчә, программада яңалыклар да булачак.

Әйтик, шәһәрнең төп проспектларыннан иҗат коллективлары тарафыннан бизәлгән "КАМАЗ" машиналары үтәчәк. Йөк машиналары парады Сидоровский паркыннан башланып, яр буе паркы мәйданына кадәр барачак.

Мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова әйтүенчә, 25 машинаның һәрберсе үзенчә бизәләчәк. Мәсәлән, бер машинада курчак театры балаларга спектакль күрсәтсә, икенчесендә Чаллы татар дәүләт драма театры артистларының тамашасын күрү мөмкинлеге булачак. Өченчесендә цирк артистлары чыгышы... Машиналар карнавалы 30 августта 14 сәгатьтә Сидоровский паркы янында тамаша белән башланып китәчәк. 14.00 - 15.30 сәгатьтә колонна Муса Җәлил, Яр Чаллы - Тынычлык проспекты буйлап Җиңү паркына кадәр хәрәкәт итәчәк. 16.30 сәгатьтә "УРАМFEST" Avtoкарнавалы Җиңү паркыннан Тынычлык һәм Хәсән Туфан проспектларын үтеп, Яр буе паркына бара.

Моннан тыш, 30 августта халыкның барлык категорияләре өчен чаралар үткәрелә. 18 сәгатьтә Җиңү паркында RETRO PARTY каралган. Иртәнге 10да мәйданда "Акварель-2017" чәчәкләр фестивале башлана. Биредә "Чәчәкле фейерия" исемле концерт һәм чәчәк-декоратив үсентеләрне сату ярминкәсе оештырыла. Конкурска куелган чәчәкләрдән эшләнгән фигуралар якшәмбе көнгә кадәр мәйданда торачаклар.

Ипподромда 11 сәгатьтә ат чабышлары башлана. Башкарма комитетның физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Наталья Безрукова әйтүенчә, ярышларда Кама аръягы төбәкләреннән 70кә якын чабышкы катнашыр дип көтелә.

12 сәгатьтә Сидоровский паркында "Мәдәниятләр мозаикасы" фестивале, 14 сәгатьтә Җиңү паркында "Open ЧЕЛНЫГРАД" дип исемләнгән бәйрәм программасы булачак.

Төп чаралар яр буе паркы мәйданында 17 сәгатьтә "Чаллы, сиңа җырлыйм!" җыр марафоны белән башлана, аннары "Чаллы - Татарстан горурлыгы!" программасына старт бирелә. "Чаллы, сиңа җырлыйм!"ның яңалыгы шунда - шәһәрдәшләр һәм Чаллы кунаклары бер сәгать караоке-йолдызлар булып, караоке-батлда катнаша алачаклар. Танылган җырлар марафоны Татарстан гимнын күмәкләп җырлау белән тәмамланачак. 18 сәгать 40 минутта сәхнәгә "Волга-Волга" вокаль инструменталь ансамбле, 19 сәгать 30 минутта "Казан егетләре" төркеме, 20 сәгатьтә Нюша чыгыш ясаячак. Бәйрәм 21 сәгатьтә салют белән тәмамлана.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев