Шəhри Чаллы

Чаллыны яман шеш “камый”!

Яман шеш авырулары турында сөйләргә яратмасак та, әлеге афәт тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Ни кызганыч, ракны диагностикалау, дәвалау чаралары елның-елында яңартыла, заманча технологияләр белән җиһазландырылып тора дип зур трибуналардан мактануга карамастан, онкология белән бәйле авырулар саны һич кенә дә кимүгә бармый. Узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә "Республика клиник онкология диспансеры"...

Яман шеш авырулары турында сөйләргә яратмасак та, әлеге афәт тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Ни кызганыч, ракны диагностикалау, дәвалау чаралары елның-елында яңартыла, заманча технологияләр белән җиһазландырылып тора дип зур трибуналардан мактануга карамастан, онкология белән бәйле авырулар саны һич кенә дә кимүгә бармый. Узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә "Республика клиник онкология диспансеры" дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең Яр Чаллы филиалы баш табибы Марат Мөхәммәдиев китергән саннар, дөресен әйткәндә, чаң сугарлык!

"Республикада кеше үлеменә китерүче сәбәпләр арасында яман шеш авырулары элеккечә икенче урында бара. Бүгенге көнгә алынган статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, шәһәрдә яшәүче һәр сигезенче хатын-кызга "күкрәк бизендә яман шеш", һәр алтынчы иргә "мәни бизе рагы" дигән диагноз куела. Бүген Чаллыдагы һәр 51нче кеше рак диагнозы белән бездә теркәлгән", - дип ассызыклады Марат Мөхәммәдиев.

Аның әйтүенчә, соңгы 10 ел эчендә Чаллы онкология диспансерында яман шеш белән исәпкә алынган 13350 кешенең 6500е үлгән. Шушы ук чорда рак диагнозы белән теркәлгән авырулар саны 50 процентка арткан.

Россия статистика идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда рак белән авыручыларның уртача яше - 63, әлеге авырудан үлүчеләрнеке - 66 яшь.

"Димәк, без бүген яман шеш авырулары кинәт кенә һәм күпләп артып бара торган куркыныч чик алдында торабыз. Исегезгә төшерәм: бүген әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 352 очрак туры килә. Әле моннан 10 гына ел элек медицина белгечләре биргән фараз буенча: яман шеш белән авыруның биологик чиге бар һәм ул иң ахыр чиктә дә 100 мең кешегә 400 очрактан артмаска тиеш иде. Без инде бүген әнә шул чиккә килеп җиттек", - дип искәртте баш табиб.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда онкология ярдәме күрсәтү пирамида принцибы буенча, ягъни беренчел звенодан башлана. Бу аңлашыла да. Чөнки нәкъ менә гомуми практика һәм участок табиблары тикшерүе аша үткәндә, яман шеш авыруларына хас беренчел симптомнар шик астына алына һәм анализлар тиешле инстанциягә җибәрелә.

Алга таба әлеге пациентлар Республика клиник онкология диспансеры филиалында кабаттан тикшерү уза һәм аның нәтиҗәләре буенча авыруны алга таба дәвалау тактикасы билгеләнә. "Безнең учреждение 2нче шәһәр хастаханәсе (химиотерапия) һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең онкология бүлекләре (хирургик операцияләр) белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Авыруга югары технологияле тикшерү һәм дәвалау ысуллары таләп ителгән очракта, пациент Республика клиник онкология диспансерына җибәрелә", - диде Марат Мөхәммәдиев.

Сүз дә юк, медицина бер урында тормый. Безнең диспансерда да яман шеш авыруларын үз вакытында ачыклап, мөмкин кадәр күбрәк кешенең гомерен саклап калу буенча иң заманча диагностик аппаратлар, өр-яңа технологияләр кулланыла. Соңгы бер ел эчендә генә югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителеш - 49 проценттан 76 процентка, шәфкать туташларын җәлеп итү 86 проценттан 100 процентка җитте. Бу, үз чиратында, безнең диспансер өчен әле бөтенләй яңа булган түбәндәге тикшерү һәм дәвалау ысулларын тормышка ашыру мөмкинлеген бирде: мәни бизенә - мультифокаль биопсия; күкрәк бизе рагының инфильтратив формаларына - пистолет биопсиясе; амбулатория шартларында гистероскопия, дерматоонкология, эндоскопиядә хромоскопия үткәрелде. Шулай ук "бер көнлек хирургия" кысаларында безнең табиблар елына 700 амбулатор операция ясауга иреште.

Яман шеш авырулары көннән-көн арта барган бүгенге шартларда Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллыдагы филиалын үзгәртеп төзү һәм пациентларга стационар ярдәм күрсәтү мөмкинлеге тудыру хәлиткеч бурычларның берсе итеп куела. "Стационарда тәүлек дәвамында ятып дәвалану шарты белән - 192 койка-урын, көндез дәвалау процедуралары алу өчен 40 койка-урын булдыру планлаштырыла. Шифаханәдә пациентларны кабул итү бер сменага 450 кешегә җитәчәк", - дип ышандырды баш табиб.

Сүз дә юк, боларның барысы да күңелдә өмет уята торган куанычлы гамәлләр. Тик тизрәк тормышка ашсын иде инде алар. Бүген яман шеш диагнозы куелган авыру өчен бит һәр көн, һәр сәгать хәлиткеч! Шуны да искәртәсе килә: үз сәламәтлегебезгә игътибарлырак булыйк. Елына бер тапкыр тиешле тикшерүләрне узу өчен күп вакыт та кирәкми. Куркыныч авыру "кисәтү" ясагач, соң булуы да ихтимал бит. Фактлар шул хакта сөйли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: