Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы яслеләр төзү буенча дәүләт программасына кертелде

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашты. Узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау һәм агымдагы елга бурычларга багышланган әлеге очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та катнашты.

Әлеге очрашуда Чаллының яслеләр төзү буенча дәүләт программасына керүе мәгълүм булды. Әлеге шатлыклы хәбәрне министр Рафис Борһанов җиткерде. "Республика федераль бюджеттан 1 миллиард сум акча алды. Россия Федерациясе хөкүмәте карары буенча безгә тагын 2 ел дәвамында яслеләр төзү өчен миллиард сум акча бирелә. Шулай итеп без 2 миллиард сумга нәниләргә бакча төзибез. Бу программада Чаллыга да урын табылыр", - диде ул.

Моннан тыш, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев быел 9 балалар бакчасының капиталь төзекләндерүен әйтте. Аның 8е республика программасы, ә берсе җирле бюджет хисабына яңартылачак.

- Без бер бакчаны тулысынча җирле казна акчасына ремонтлыйбыз. Бу планканы тоту ягъни елына 9-10 бакчаны яңарту өчен кирәк. Шәһәрдә 120 бакча бар, аларның 60ының ачылуына 30 елдан артык вакыт үтте. Ул вакытта елына 10 бакчаны файдалануга тапшырабыз дип шатланган идек. Хәзер алар барысы бергә искерде, - диде хаким.

Очрашуда 65нче микрорайондагы яңа мәктәпне май аенда төзи башлаулары мәгълүм булды. 1224 урынлы яңа мәктәпне төзү 1 млрд 40 млн сумга төшәчәк. Шундый ук мегамәктәп Мәләкәс аръягында да төзәләчәк.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X