Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының 47 комплексында яңартылган футбол кыры барлыкка киләчәк

47 ком­п­лекс­ның спорт яра­ту­чы­ла­ры­на җәй бет­кән­че яңа фут­бол кы­рын­да шө­гыль­лә­нер­гә мөм­кин­лек ту­а­чак.

Ти­мо­фей Со­ло­ма­тов бе­лән Да­мир Мәх­мү­тов­ның шат­лык­ла­ры эче­нә сый­мый.
-Без мо­ны күп­тән­нән көт­тек, -ди 13 яшь­лек Ти­мо­фей. – 5 ел буе «КА­МАЗ» фут­бол клу­бы­на йө­рим. Җәй кө­не ма­лай­лар бе­лән җы­е­лы­шып ише­гал­дын­да­гы кыр­да гел уй­ный идек. Ул “Гре­на­да”­да­гы кыр­дан ке­че­рәк, шу­лай да без­гә бик ошый.
Тик җәй ба­шын­да яшь фут­бол яра­ту­чы­лар­ны әле­ге кыр­дан мәх­рүм ит­те­ләр. «Без­нең ише­гал­ды» рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сын кы­са­ла­рын­да мон­да ма­ши­на кую уры­ны ясар­га те­лә­де­ләр. 47/14 йор­тын­да яшә­ү­че­ләр кар­шы чык­ты.
Бү­ген­ге көн­дә фут­бол кы­ры­на мах­сус җи­лем өс­лек җә­я­ләр.
-Мин кө­не буе алар­ның эш­лә­гә­нен ка­рап то­рам, - ди 10 яшь­лек Да­мир. –Пар­ков­ка ди­гәч, кү­ңе­лем төш­кән иде, ярый ин­де әти-әни­ләр җы­е­лыш­лар җы­еп, без­не як­лап чык­ты­лар.
- Ни­чек ин­де як­ла­мый­сың? – ди 47/14 йор­тын­да яшә­ү­че ике ба­ла ата­сы Алек­сандр Ло­ги­нов. – Ми­нем үзем­нең ба­ла­ча­гым мон­да фут­бол уй­нап үт­те, без­нең ише­гал­ды ко­ман­да­сы да бар иде әле. Спорт­ның әһә­ми­я­тен бик ях­шы бе­лә­без, ба­ла­лар те­лә­сә кай­да тәр­тип­сез­лә­неп йөр­мә­сен, ярат­кан спорт тө­ре бе­лән шө­гыль­лән­сен өчен ки­рәк ул.
Тер­ри­то­ри­аль иҗ­ти­ма­гый үзи­да­рә җи­тәк­че­се Оль­га Ма­лы­ше­ва сүз­лә­рен­чә, бу эш­кә 600 мең сум ак­ча то­тыл­ды.
- Бо­лар­га фут­бол һәм бас­кет­бол уен­на­ры өчен кап­ка­лар ку­ел­ды һәм ясал­ма ре­зин өс­лек җә­ел­де, - ди­де Оль­га Ми­хай­лов­на. – Кыр яны тер­ри­то­ри­я­се­нә туф­рак кер­теп, яшел­лән­де­рү эш­лә­рен ида­рә­че ком­па­ния баш­ка­ра­чак.
Ана­то­лий Ки­се­лев­ны фут­бол кы­ры­ның кой­ма­сы бул­ма­вы бор­чый, чөн­ки якын­да ма­ши­на­лар то­ра.
-Фут­бол кы­ры бик ки­рәк, аны ясау­ла­ры ях­шы, сүз дә юк. Тик алар уй­на­ган ва­кыт­та туп ерак­ка, ма­ши­на­лар­га һәм юл­га да чы­гып ки­тәр­гә мөм­кин, - ди ул. –Аны яса­гач ке­ше­чә, ахы­ры­на ка­дәр җит­ке­реп эш­ләр­гә ки­рәк дип са­ныйм.
Оль­га Ма­лы­ше­ва исә, бы­ел­гы ак­ча­лар кой­ма өчен җит­мә­де, ди. Аның өчен өс­тә­мә 800 мең сум­га якын ки­рәк икән. «Аны­сын ки­лә­се ел­га грант отып эш­ләр­без», - ди­де ул.

Зөһ­рә Вә­ли­то­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация