Чаллының Шишкин бульварында зәңгәр чыршылар утырттылар (+фотолар)
Көн темасы

Чаллының Шишкин бульварында зәңгәр чыршылар утырттылар (+фотолар)

Агачлар утырту чарасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев дә катнашты.

Барысы бергә бульварда 32 агач утыртылды. 

Нарат сайлау очраклы түгел, чөнки бульвар Шишкин исемен йөртә, ә танылган рәссам күпләргә урманнарны сурәтләве белән мәгълүм. Бу чара Чаллыдагы быелгы  агач утырту эшләренә старт бирде. Наратлар шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы питомнигыннан китерелгән, алар 10 еллык тарихлы.

Әйтергә кирәк, нарат утыртуда "Шәһри Чаллы" газетасы журналисты Зөһрә Вәлитова да катнашты. Ул беренче тапкыр агач утыртты. 

Тулырак - газетабызның алдагы саннарында укый алачаксыз. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев